Авиатамаша тамашачыларына кергәндә шәхси саклау чаралары биреләчәк, мәйданчыкта дезинфекцияләү чаралары кулланылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль, Алинә Бережная). 25-нче июльдә «Казан» гаилә үзәге янында Россия һава флоты көненә багышланган «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәме була. Зур тамаша барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп оештырылачак Бу хакта бүген брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.
Чара ачык һавада үтәчәк, әмма бәйрәм кунаклары санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә тиеш була. Әйтик, авиатамаша тамашачыларына кергәндә шәхси саклау чаралары биреләчәк, мәйданчыкта дезинфекцияләү чаралары кулланылачак. «Урамда битлексез йөри алуыбызга карамастан, кешеләр тупланган урыннарда шәхси саклау чараларын куллану - зарурлык», - дип белдерде Лилия Галимова.
Бәйрәм 15.00 сәгатьтә башлана. Быел җәйге программа кече, авыр, стратегик авиация, пилотсыз очу аппаратлары пилотлы һава судноларының күрсәтмә очышларын, шулай ук Ан-2 самолетларыннан парашютчылар сикерүен үз эченә ала. Казансу елгасы акваториясе өстендә, Миллениум күпереннән Кремль дамбасына кадәр, 200 метрдан 800 метрга кадәр биеклектә хәрби машиналар үтеп китә. Исегезгә төшерәбез, бу көнне 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Казансуда кече үлчәмле судноларны куллану тыела.
Бәйрәмне «Стрижи» һәм «Первый полет» пилот төркемнәренең чыгышы дәвам итәчәк.
Моннан тыш, авиасәнәгать тармагы предприятиеләренең иҗат коллективлары катнашында концерт программасы планлаштырылган.