В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге йорт XIX-XX гасыр агач төзелеш сәнгате үрнәге булып тора, ул якынча 1905 елга кадәр төзелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июнь). Казанда «Том Сойер Фест» тарихи мохитне торгызу фестивале волонтерлары Калинин урамындагы 12-нче номерлы йортның нигезен яңарттылар һәм фасадны буяуга керештеләр.
«Фундамент тузган иде, ә аскы бүрәнәләр чери башлады. Без черегән урыннарны чистарттык, махсус составлар белән нигезне ныгыттык, кирпечләр белән яңарттык һәм фундамент ясадык, – дип сөйләде Казандагы «Том Сойер Фест» координаторы Дмитрий Полосин. - Шушындый гади эшләр аркасында аскы бүрәнәләрне алыштырмыйча һәм зур чыгымнарсыз әлеге йорт тагын 30 ел тора алачак әле».
Буяу эшләре тәмамланганнан соң, объектны канализацләр. Җәй азагында йортта яшәүчеләр инде уңайлыклардан файдалана алачак. Сүз уңаеннан, быел беренче тапкыр бөтенроссия фестивале кысаларында объект шәһәр челтәрләренә тоташтырылачак, дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар. Гомумән алганда, объектта эшләр бер айдан артык дәвам итәчәк.
Калинин урамы, 12 йорт дресы буенча урнашкан йорт – XIX-XX гасыр агач төзелеш сәнгате үрнәге, якынча ул 1905 елга кадәр төзелгән.
Исегезгә төшерәбез, җәй эчендә активистлар шәһәрнең тарихи үзәгендәге 3 йортны яңартырга планлаштыралар.
Фестивальгә теләгән һәркем кушыла ала, моның өчен сылтама буенча узып анкета тутырырга кирәк.