Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.04.2020, 15:01

Казанда 60 яшьтән өлкәнрәк абонентларның, түләү башкарылмаган очракта да, телефон элемтәсен сүндермәячәкләр

Мобиль элемтә операторлары нуль яки минус балансында элемтәдә калу мөмкинлеген тәэмин итә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель, Ксения Швецова). Казанда 60 яшьтән өлкәнрәк абонентларның, түләү башкарылмаган очракта да, телефон элемтәсен сүндермәячәкләр. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов хәбәр итте.

Мобиль элемтә операторлары нуль яки минус балансында элемтәдә калу мөмкинлеген тәэмин итә. Мәсәлән, «Таттелеком» һәм «Ростелеком» компанияләре 60 яшьтән өлкәнрәк телефония абонентларына хезмәт күрсәтүләрне, хәтта түләү булмаганда да, дәвам итәчәкләрен раслады.

«Телевидениене, спутник яки кабельле телевидениене коллектив кабул итү системаларының колл-үзәгенә заявкалар 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнардан махсус тәртиптә чиратсыз кабул ителә», - дип сөйләде Р.Ханнанов. Шәһәрдә шулай ук сим-карталарны бушлай китерү буенча сервис гамәлгә ашырыла, дип өстәде ул.

«Без элемтә операторларына аңлаулары һәм кабул ителгән карар өчен рәхмәт белдерәбез. Бу адым безнең катлаулы хәлдә бергә эшләвебез турында сөйли, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. - Төрле сәбәпләр аркасында хисапны тулыландыру мөмкинлеге булмаган 60 яшьтән өлкәнрәк абонентларның телефонын сүндерергә ярамый. Элемтәләре булмаса, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр проблемага дучар булырга мөмкин, шуңа күрә бу юнәлештә эшне дәвам итүегезне үтенәм».

Тулаем алганда, Казандагы элемтә хезмәтләре тармагы халыкның үзизоляция вакытында пик йөкләнешләргә әзер. Төп хезмәт күрсәтүчеләр трафигының уртача көнлек күләме 30-нчы марттан инде 20%-ка арткан, дип билгеләп үтте Р.Ханнанов. Шулай ук трафик куллану моделе дә үзгәрде: челтәрдә йөкләнеш, нигездә, кичке вакытта булса, хәзер ул инде иртәнге сәгатьтән үк арта. Уку процессы башлану сәбәпле, бүгенге көннән башлап операторларда йөкләнеш 3-5%-ка арткан. «Без укучыларны дистанцион укытуга тоташтыру процессын контрольдә тотабыз», - дип өстәде Р.Ханнанов.

Фоторепортаж
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору штабы утырышы, 06.04.2020
Видеорепортаж
06.04.2020 11:59
Казанның элемтә хезмәте тармагы үзизоляция чорындагы йөкләнешкә әзер
Барлык яңалыклар