1930 елга кадәр ул Зур Проломная дип аталган.
Фото: Денис Гордийко
Башлангыч атамасын - Зур Проломная - урам 1552 елда Иван Грозный тарафыннан Казан алынган вакытта Кремль диварының җимерелүе нисбәтеннән алган. 1930 елда Казгорсовет комиссиясе карары белән аны Бауман урамына үзгәртәләр. Шактый соңрак, 1987 елда, Мәскәүнең Арбаты үрнәгендә ул җәяүлеләр урамына әверелә.
Николай Эрнестович Бауман - революционер, аның хөрмәтенә Казанның иң танылган урамы аталган. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе дә аның исеме белән аталган.
Ул 1873 елның 29-нчы маенда Казанда Кече Проломная урамында (хәзерге Профсоюз) немец чыгышлы, обойлар һәм агач белән эшләү остаханәсе хуҗасы гаиләсендә туган.
Әти-әнисе Коля Бауманны икенче Казан гимназиясенә укырга билгеләгәннәр. Николай һәм аның дуслары «Юные всходы» дигән кулъязма журнал чыгарганнар. Журналга кергән тышкы яктан зарарсыз күренгән карикатуралар башлыкларның ачуын чыгара.
Соңрак, 1891 елда, булачак революционер Казан ветеринария институтына укырга керә. Студент булгач, Бауман революцион түгәрәкләр эшендә катнашкан, фабрика яшьләренең бик күп вәкилләре һәм, беренче чиратта, Алафузов предприятиеләре эшчеләре белән дуслашкан. Ул 1892 елда Казан эшчеләренең беренче маевкасын, ветеринария институтында легаль булмаган студентлар китапханәсен оештыручыларның берсе була.
Укуын тәмамлаганнан соң ул Саратов губернасында ветеринария табибы булып эшли башлый, аннан Санкт-Петербургка китә һәм эшчеләр сыйныфын азат итү өчен көрәш Союзына керә.
1897 елда Бауманны кулга алалар һәм Петропавлов крепостена утырталар, аннан ул кача, ә аннары Швейцариягә эмиграциягә китә. Монда ул Владимир Ленин белән таныша һәм революцион хәрәкәттә актив катнаша башлый.
Николай Бауман хөрмәтенә Россия шәһәрләрендә һәм СССРның элеккеге илләрендә күп урамнар аталган. Татарстанда, Казаннан тыш, Бауман урамы Бөгелмәдә дә бар. 1991 елга кадәр Мәскәү районнарының берсе Бауман районы дип аталган, шулай ук 1995 елга кадәр Казанда Бауман районы булган.
1967 елда Казанда Николай Бауман 1882-1891 елларда укыган гимназия диварында мемориаль такта урнаштырылган.
Революционерга шулай ук композитор Александр Гречанинов тарафыннан Николай Бауман истәлегенә язылган кайгы маршы да багышланган.