Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.04.2020, 16:48

Казанда 35 кеше үзизоляция режимын бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган

Ике тәүлек эчендә Татарстан башкаласында рейдлар вакытында 1800-дән артык автомобиль һәм 1200 кеше тикшерелгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 апрель, Ксения Швецова). 11-нче апрельдән Казанда шәһәрлеләрнең урамнарда законлы йөрүен тикшерә торган рейдлар үткәрелә. Бу чорда 35 кеше гадәттән тыш хәл яисә аның килеп чыгу куркынычы янаган вакытта үз-үзен тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча кыска вакытлы штаб утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары - полиция башлыгы Валерий Саматошенков хәбәр итте.

Шәһәр урамнарында 1092 полиция һәм Росгвардия хезмәткәре хезмәт итә

Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре, Россия кулланучылар күзәтчелеге белгечләре белән берлектә, Казанда яшәүчеләрнең карантин чаралары һәм үзизоляция режимы үтәлешен тикшерүне дәвам итәләр. Тикшерү узу исемлегенә барлыгы 17 мең 885 кеше кергән, бүгенге көнгә шуларның 16-сы тикшерелмәгән килеш калган. 40 кешегә карата дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы вазифаи органның законлы күрсәтмәсенә буйсынмаган өчен беркетмәләр төзелде.

«Шәһәрдә, чит илдән килгән гражданнарны тикшерү буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә, өстәмә рәвештә билгеләнгән карантинны үтәү предметы буенча эшләүче 4-тән 7-гә кадәр экипаж тәкъдим ителде, - диде В.Саматошенков. - Бу төркемнәр тарафыннан 334 граждан тикшерелгән, яшәү урынында булмау буенча 13 акт төзелгән, шуларның 5-се - кабат килгән вакытта. Хәзерге вакытта җаваплылыкка җәлеп итү өчен нигезләр булган ике гражданның кайда булуы ачыклана».

Бүгенге көндә шәһәрнең Эчке эшләр бүлегенә РФнән читтә булган һәм Казанга кайтырга теләүче 305 кеше турында мәгълүмат килде. В.Саматошенков сүзләренчә, алар килгәч, үзизоляция режимының үтәлүе тикшереләчәк.

Үзизоляция режимы кертелгәннән соң шәһәр урамнарында 1092 полиция һәм Росгвардия хезмәткәре, 198 патруль автомашинасы һәм 185 җәяүле пост хезмәт итә. Көн саен полиция һәм Росгвардия бүлекләре хезмәткәрләре саныннан өстәмә рәвештә 34-әр пост чыгарыла, алар ике сменалы режимда хезмәт итә. Оператив хәлнең катлаулануы очрагына ОМОН һәм эчке гаскәрләр хезмәткәрләре арасыннан резервлар булдырылды.

Урамда өлкәннәр озатуыннан башка йөргән 60 балигъ булмаган бала ачыкланды

11-нче апрельдән шәһәрдә яшәүчеләрнең шәһәр урамнарында йөрүләренең законлылы булу предметына рейдлар үткәрелә, дип хәбәр итте спикер. Һәр рейдта 10 җәяүле пост, 8 ППС экипажы һәм 4 ЮХИДИ экипажы - барлыгы 52 хезмәткәр җәлеп ителгән.

Ике тәүлек эчендә Татарстан башкаласында алар 1800-дән артык автомобиль һәм 1200 кешене тикшергәннәр. Аларның 375-ендә эш бирүчеләрдән белешмәләр булган, 234 кешенең - смс-пропуск, калганнары яшәү урыныннан ерак түгел, шул исәптән 65 яшьтән өлкәнрәк 169 кеше.

«Рейдлар үткәрү чорында эш бирүчеләрнең 13 белешмәсе алынган, гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы янаган вакытта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 35 кеше административ җаваплылыкка тартылган», - диде В.Саматошенков.

Ул билгеләп үткәнчә, полиция бүлекләрендә эпидемиологик таләпләрне бозуга бәйле административ материаллар төзү вәкаләтләре бирелгән Эчке эшләр идарәсе һәм ведомстволар хезмәткәрләре кергән 11 төркем эшли.

12-нче апрельгә гадәттән тыш хәл яки аның килеп чыгуы янаган вакытта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен барлыгы 197 беркетмә төзелгән, шуларның 53-е судта каралган. Штрафлар суммасы 1 меңнән 15 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге кануннарны бозган өчен 280 беркетмә төзелгән, шуларның 80-нән артыгы район судлары тарафыннан каралган. Нәтиҗәдә 33 кешегә - 15-әр мең сум , 29 кешегә- 7,5-әр мең сум штраф салынды, өч кешегә рәсми кисәтү ясалды.

Моннан тыш, үзизоляция режимы чорында урамда өлкәннәр озатуыннан башка йөргән 60 балигъ булмаган бала ачыкланган, дип хәбәр итте спикер. Ата-аналарга карата балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәгән өчен беркетмәләр төзелде. Балаларга зыян салуны кисәтү чараларын тәэмин итүгә карата таләпләрне үтәмәгән өчен 7 ата-ана җаваплылыкка тартылган.

5 мең 551 чит ил гражданы миграция исәбенә куелган

18-нче марттан башлап миграция мәсьәләләре буенча бүлек Россия территориясендә булу нигезе вакыты чыккан чит ил гражданнарын кабул итә, әмма алар ил чикләреннән чыга алмыйлар, дип хәбәр итте В.Саматошенков. 12-нче апрельгә миграция исәбенә 5 мең 551 чит ил гражданы куелган, шул исәптән электрон рәвештә кунакханә хезмәткәрләре - 2 мең 920 кеше. Миграция мәсьәләләре буенча бүлек тарафыннан 2 мең 631 чит ил гражданнарының тору срогы озайтылды. Чыгып китү мөмкинлеге булмау һәм срокны озайту турында гариза белән 684 кеше мөрәҗәгать итте.

«Тору өчен нигез вакыты чыккан затлардан тыш, Россия территориясендә легаль булмаган нигездә озак вакытлар торган гражданнарның мөрәҗәгате фактлары да бар. Хәзерге вакытта теләсә-кайсы чит ил гражданыннан гаризалар кабул итүдән баш тарту өчен нигезләр юк», - дип өстәде спикер.

Шәһәргә керү юлындагы 4 постта нарядларны арттырдылар

1-нче апрельдән махсус күрсәтмәгә кадәр муниципальара пассажирлар йөртүне туктату буенча 14 вакытлы пост, шулай ук халык тормышын тәэмин итүдә катнашмаган җиңел транспортның шәһәр территориясе буенча хәрәкәтендә чикләү чараларын үтәү эше оештырылды.

В.Саматошенков сүзләренә караганда, 11-нче апрельдән шәһәргә керү һәм чыгу мөмкинлекләрен арттыру өчен көндезге һәм төнге вакытта хезмәт итүче хезмәткәрләр саны, шулай ук постның йөкләнешен исәпкә алып, аларның дислокациясе арттырылган. Шулай ук дүрт постта нарядлар кую арттырылды: Оренбург трактында (шәһәргә керү), Мамадыш трактында, М-7 трассасында - Залесная һәм Осиново урамнары чатында, шулай ук Азино урамы, 102 адресы буенча Киндери бистәсендә.

«Хезмәт барышында хезмәткәрләр 200 меңнән артык гражданны һәм 163 мең транспорт чарасын тикшерде, күчешнең законлылыгын, юллар 19 мең 625 транспорт чарасы өчен чикләнде», - дип хәбәр итте В.Саматошенков.

654 белешмәнең 562-се расланган үрнәккә туры килми

Полиция хезмәткәрләре ТР Министрлар кабинеты карары белән расланган үрнәк үрнәккә туры килмәгән белешмәләр тартып ала. Бүгенгә 654 белешмә тикшерелгән, шуларның 562-се расланган үрнәккә туры килми.

Моннан тыш, чит илдән килгән затлар тарафыннан үзизоляция режимын бозу фактлары ачыклана. Мәсәлән, 1-нче апрель көнне Мамадыш трактында идарә хезмәткәрләре Казанга 25-нче мартта Таиландтан килгән һәм үзизоляция режимын бозган Түбән Кама кешесен туктаткан.

Хәзерге вакытта, В.Саматошенков сүзләренчә, санитария-гигиена һәм эпидемиологиягә каршы чараларны үтәмәү факты буенча материаллар җыю бара.

Фоторепортаж
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча штаб утырышы, 13.04.2020
Видеорепортаж
13.04.2020 12:47
Казанда 17 меңнән артык кеше карантин һәм үзизоляция режимын үтәүгә тикшерелгән
Барлык яңалыклар