В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Насосларны чистарталар һәм саклауга илтәләр, ә кайбер су комплексларының чынаякларын фанера белән каплыйлар
Казанда Тышкы төзекләндерү комитеты белгечләре кышка фонтаннарны консервацияли башладылар. Җиде су комплексының насосларын алдылар, чистарттылар һәм саклауга илттеләр, ә кайбер фонтаннарның касәләре өстенә агач каркаслар куйдылар һәм фанера белән капладылар. Калган 26сын якын арада кышка әзерләячәкләр, барлык эшләрне октябрь ахырына кадәр төгәлләү планлаштырыла.
Бүгенгә фонтаннарны консервацияләүне Белинский һәм Дан скверларында, Петров исемендәге паркта һәм «Крылья Советов» паркында, Совет мәйданында, шулай ук Тимер юлчылар һәм Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сарае каршында. Хәзер Ленин һәм Лядский бакчаларында корылмаларны юу эшләре алып барыла. Белгечләр билгеләп үткәнчә, барлык эшләр җәдвал буенча бара.
Фонтаннарны консервацияләү – күп этаплы процесс. Башта кыраулар башланганчы чынаяклардан һәм торбаүткәргечләрдән суны тулысынча агызалар, аннары җиһазларны яхшылап юалар. Шуннан соң насос агрегатларын сүтәләр һәм саклауга җибәрәләр. Насослар киләсе җылы сезон башланганчы махсус урыннарда торачак.
«Консервацияләү вакытында насослар урынга куела һәм бөтенлегенә тикшерелә. Кимчелекләр ачыкланган очракта алар агымдагы хезмәт күрсәтү кысаларында ремонтлана», – дип сөйләде Казанның Тышкы төзекләндерү комитетының Капиталь ремонт, төзелеш һәм төзекләндерү бүлеге башлыгы урынбасары Ренат Сафиуллин.
Кайбер фонтаннарны, мәсәлән, «Крылья Советов» паркында һәм Тинчурин исемендәге скверда, елның салкын вакытында зыян килүдән саклау өчен махсус агач корылмалвр белән өстәмә рәвештә каплыйлар.
Болактагы йөзмә фонтаннарны консервацияләгәндә махсус технология кулланыла. Әгәр элек аларга керү өчен ермактагы су дәрәҗәсен төшерергә туры килсә, БРИКС саммитына 56 яңа фонтан куелгач, аларга бердәм корылма буларак хезмәт күрсәтелә.
«Хәзер белгечләр аларга көймәдә йөзеп киләләр, чыбыкларны өзәләр, ә аннары калкавыч кебек корылмаларны күпергә тарттыралар. Аннан аларны алга таба күчерү өчен манипулятор белән күтәрәләр», – дип аңлатты Ренат Сафиуллин.
Шәһәр карамагында барлыгы 33 фонтан бар, аларны кышка әзерләүне ай ахырына кадәр төгәлләү планлаштырыла.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, шәһәр кышка тулысынча әзерләнә. Шәһәрнең үзәк урамнарында, паркларында агачларны санитар һәм формалаштыру эшләре башланды. Шулай ук Казанның юл хезмәтләре дә кышкы эш режимына күчте: кышкы эшкә 476 берәмлек махсус техника әзер, бу гомуми санның 82% ын тәшкил итә.
Торак оешмаларын ишегалларын кышкы карап тотуга әзерләү дә дәвам итә. 1,4 меңгә якын урам себерүче 15,3 млн кв.м территорияне җыештырачак. Шулай ук ишегалларын кардан чистарту өчен киләсе сезонда 230 берәмлек махсус техника кулланылачак.