Акция 8 нче балалар шәһәр хастаханәсендә узды
Фото: vk.com/detbol8
25 бала өчен буягыч китаплардан, фломастерлардан, буяулардан торган бүләк җыелмалары әзерләгәннәр. Күп балалы һәм мохтаҗ гаиләләрдән тагын 10 яшь пациент, шулай ук инвалид балалар бушлай йокы электроэнцефалографиясе һәм эчке органнарга ультратавышлы тикшеренү үтү мөмкинлеге алдылар.
Казанның сәламәтлек саклау идарәсендә билгеләп үтүләренчә, электроэнцефалография процедурасы дәүләт гарантияләре программасына керми һәм түләүле нигездә гамәлгә ашырыла.
Эпилепсиягә каршы халыкара көрәш көне халыкның әлеге авыру турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән.