В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу көнне тантаналы гыйбадәт, тәре йөреше, шулай ук классик һәм рухи музыка концерты узачак
Фото: Денис Гордийко
Тантаналы гыйбадәт 7:30 да башлана. Аннары дин тотучылар тәре йөреше белән Благовещенск соборыннан Батурин, Карл Маркс, Миславский урамнары буенча Богородица монастырена кадәр үтәчәк.
Шуңа бәйле рәвештә, 7:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр тәре йөреше маршруты буенча юл йөрү өлеше хәрәкәт өчен вакытлыча ябылачак. Моннан тыш, 20 нче июльнең 20:00 сәгатеннән 21 нче июльнең 13:00 сәгатенә кадәр Миславский урамын машиналар тукталышы өчен ябалар.
«21 нче июль кичендә «Черек күл» паркында Largo арт-төркеме чыгыш ясаячак. Коллектив классик әсәрләр, рухи җырлар һәм үзебезнең ил композиторлары җырларын башкарачак», – дип җиткерде спикер. Концерт 18:00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.
«Мин барлык хезмәтләребездән әлеге изге эштә максималь ярдәм күрсәтүләрен сорыйм. Безнең девиз – беренче чиратта куркынычсызлык, чисталык, транспорт белән тәэмин итү. Барлык хезмәтләр дә җәлеп ителгән, максималь ярдәм күрсәтәбез», – диде Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.