Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.07.2019, 17:05

Казанда өлешкә кереп төзү буенча 12 объект эскроу-счетларга күчерелгән

Тагын 25 объект буенча банкларга проект финанслауга гаризалар бирелгән, әмма аларның кайберләрен төзү иске схема буенча дәвам итәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль, Алсу Сафина). Бүгенге көндә Казанда өлешкә кереп төзүнең 12 объекты буенча төзүче компанияләр банклар белән проект финанславына килешүләр төзеде. Проект финанслауга тагын 25 объект буенча гаризалар бирелгән, әмма аларның кайберләрен төзүне, өлешкә кереп катнашу килешүләре нигезендә, иске схема буенча дәвам итү планлаштырыла. Бу хакта бүген төзүчеләр белән узган киңәшмәдә билгеле булды. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев катнашында узган очрашуны Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов үткәрде.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә күпфатирлы йортларны өлешкә кереп төзүдә катнашу турындагы федераль законнарга үзгәрешләр кертелде. Быел гамәлгә керәчәк яңа схема төзүчеләрнең өлешкә кереп катнашу килешүләреннән проект финанславына күчүен күз алдында тота, ә өлешчеләр акчасы вәкаләтле банкларның эскроу-счетларына керәчәк. Әлеге счетларда акча йорт төзелеше тәмамланганчы сакланачак, шуннан соң гына төзүче аларны ала алачак. Төзүчеләр йортларны кредит хисабына төзиячәкләр. Мондый үзгәрешләр өлешчеләрне куркынычсызлыкка һәм төзелә торган торак сатып алганда аларның хәвеф-хәтәрләрен минимальләштерүгә юнәлдерелгән.

Азат Нигъмәтҗанов хәбәр иткәнчә, 1-нче июльгә Татарстан башкаласында өлешчеләр акчаларын кертеп, гомуми мәйданы 2,2 млн кв.метр булган 118 объект төзелә (30264 фатир). 90 объект төзелеше элеккеге схема буенча дәвам итәчәк – өлеш кертеп катнашу килешүләре буенча, эскроу-счетлардан башка гына. Шул ук вакытта, РФ Хөкүмәте карары нигезендә, төп критерийлар булып комплекслы үзләштерелгәндә объектларның 30% яки 15%-ка әзерлеге, өлеш кертеп катнашу килешүләренең торак һәм торак булмаган биналарның гомуми мәйданының кимендә 10%-ка гамәлгә ашырылуы тора.

1-нче июльгә 90 объектның 76-сы күрсәтелгән таләпләргә туры килә, әмма 8 объект буенча берничә сорау кала, аерым алганда, 5 объект буенча контрольлек итә торган органнар төзүчеләргә объектның әзерлек дәрәҗәсе турында бәяләмә бирүдән баш тарткан. Тагын 14 объект буенча контрольлек итү органнары бәяләмәсе таләп ителми. Киңәшмәдә мәгълүм булганча, ике объект буенча кадастр инженеры эшли, бу атна ахырына кадәр алар буенча нәтиҗәләр булыр, дип көтелә.

Киңәшмәдә 14 объект каралды, аларны төзүчеләр 1-нче октябрьгә кадәр контрольлек итү органнарына гаризалар бирергә тиеш. Бүгенге көндә аларның 6-сы буенча кадастр эшләрен үткәрү турында килешү төзелгән инде. Азат Нигъмәтҗанов төзүчеләргә 1-нче октябрьдә гариза тапшыруның иң чик вакыты булуын искәртте, һәм аларны бу процессны тизләтергә чакырды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 14 объектның 9-ы буенча вәкаләтле банкларга проект финанславына гаризалар бирелгән.

Шулай итеп, бу объектлар арасында – Вахитов районының Нестеров чокырындагы 4 йорт, объектлар төрле әзерлек дәрәҗәсендә. «ФСК «Бриз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Андрей Беляков сүзләренә караганда, хәзерге вакытта беренче һәм икенче йортлар – 35-37%-ка, өченчесе – 15%-ка, дүртенчесе 7%-ка әзер. «Бриз» беренче ике объект буенча контрольлек итү органнарына гаризаларны 15-нче августка кадәр, 3-нче һәм 4-нче йорт буенча 29-нчы августка кадәр тапшырачак.

Совет районындагы Аэропорт урамындагы «Жардин» торак комплексы объектының әзерлеге 40% тәшкил итә. «Мегаполис» төзүчесе вәкиле хәбәр иткәнчә, алар кадастр инженерын чакырткан инде, гаризаны 27-нче августка кадәр тапшыру планлаштырыла.

Азат Нигъмәтҗанов Родина урамындагы 7-нче номерлы йортны төзи торган «Грань Девелопмент» ТК ҖЧҖ вәкилләрен якын арада, 15-нче августка кадәр, проект финанслауга һәм эскроу-счетка күчәчәкме-юкмыяки иске схема буенча төзелеш алып барачакмы икәнлеген билгеләргә чакырды. Хәзер объектның әзерлек дәрәҗәсе нибары 2%, төзүче иске схема буенча эшләүне дәвам итә алсын өчен, бу күрсәткеч 15% тәшкил итәргә тиеш.

Киңәшмәдә башка объектлар арасында иҗтимагый билгеләнештәге биналары һәм паркингы булган күп фатирлы торак йорт («Садовое кольцо Казань»), «Волжские просторы» торак комплексындагы 4 корылма («Березовая роща» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте), Яруллин, Пролетар һәм Бугринская урамнары буенча урнашкан объект («СМУ 88» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте), Галиев урамы буенча урнашкан 3-нче номерлы 19 катлы йорт («РС Инвестмент» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте), Родина урамы буенча урнашкан 3- нче номерлы йорт («Грань Девелопмент» ТК җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте) каралды.

Өлешчеләр акчаларын җәлеп итеп төзелә торган 28 объект буенча эскроу-счетка күчү планлаштырыла, шул ук вакытта аларның 12-се буенча вәкаләтле банклар белән проект финанславына килешүләр төзелгән, бүгенге көндә 16 объект буенча вәкаләтле банкларга карау өчен гаризалар бирелгән. Аерым алганда, 2-нче августка кадәр «СК «Строй Услуги» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм «ВТБ» гавами акционерлык җәмгыяте арасында «Арт Сити» төзүче компаниясенең 3 йортын проект финанслауга килешүләр имзаланачак, 9-нчы августка кадәр – «ПСК СМУ 88» һәм «ВТБ» гавами акционерлык җәмгыяте арасында Завойский урамында(«Малиновка» төзүче компаниясенең 2-нче чираты), августта «Сбербанк»гавами акционерлык җәмгыяте Галиев урамы буенча 4-нче йорт гаризасын («РС Инвестмент») хупларга планлаштыра.

«Инвест-Строй Торг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә Г.Кутуй ур., 83а адресы буенча балалар бакчасы һәм җир асты автостоянкасы булган 20 катлы торак йортның әзерлеген сентябрь ахырына 30%-ка кадәр җиткерергә һәм проект финанславына күчмәскә планлаштыралар, параллель рәвештә «Сбербанк» гавами акционерлык җәмгыяте белән эш алып барыла.

«Конград» компаниясендә, үз чиратында, эскроу-счетка күчү планлаштырыла, Порт урамы буенча 37г йорт 2020 елда төзеләчәк, хәзер «Сбербанк» гавами акционерлык җәмгыяте белән сөйләшүләр алып барыла, дип хәбәр иттеләр.

«Жилищная основа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте («Станция Юбилейная» торак комплексы), «РС Инвестмент» (Галиев ур., 4 нче йорт), «СЗ «Ак таш-Инвест» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Академик Губкин ур., Twin House торак комплексы), «СЗ «Капитал Строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Яңа Савин районының 70-нче микрорайоны, 70/3 торак йорты) вәкилләре банклар белән эшләүнең нинди этапта булуы турында сөйләделәр.

Фоторепортаж
Казанда өлеш кертеп төзү буенча 12 объект эскроу-счетларга күчерелгән
Видеорепортаж
30.07.2019 16:26
Казанда өлеш кертеп башкарылган төзелешнең 12 объекты эскроу-хисапка күчерелгән
Барлык яңалыклар