Спорт чарасы 8-нче июньдә «Зөя калкулыклары»нда узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). Казанга «Геройлар узышы» әйләнеп кайта, шәһәрлеләр инде теркәлү үтә алалар. Спорт чарасы 8-нче июньдә «Зөя калкулыклары»нда узачак.
Ярышларда 2 мең кеше катнашачак. Һәркем үзенә туры килә торган дистанцияне сайлый ала: масс-старт, профессиональ казыйлы һәм шәхси хронометражлы чемпионат, балалар ярышы һәм команда ярышлары.
«Геройлар узышы» катнашучылары профессиональ инженерлар һәм тәҗрибәле инструкторлар тарафыннан эшләнгән сынаулы полосаны үтә. Шулай итеп, алар рукоходларны һәм кичү урыннарын, чәнчи торган чыбыклы канауларны һәм кырларны, канатларны, озын чокырларны, су тутырылган канауларны, хәрби хәрәкәтләр имитациясен һәм башка бик күп сынауларны узачак.
Чемпионатта катнашучылар призлар өчен көрәшә, ә иң максатчаннары OCR буенча дөнья һәм Европа чемпионатына квалификация үтә алачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Ярышларга теркәлү «Геройлар узышы» сайтында башкарыла.