Шәһәр халкы тарихи һәм заманча хәрби техника үрнәкләрен, Бөек Ватан сугышы артефактларын күрә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль). «Җиңү эшелоны» агитация поезды Үзәк хәрби округка керә торган Россия шәһәрләре буенча узачак. Тимер юл составы Иркутск шәһәреннән 26-нчы апрельдә кузгалачак, Казанга поезд 6-нчы майда киләчәк.
Маршрутның озынлыгы 4044 чакрым тәшкил итәчәк. «Җиңү эшелоны» Себер, Урал һәм Идел буеның эре шәһәрләре – Красноярск, Новосибирск, Омск, Төмән, Чиләбе, Уфа, Самара, Пенза, Саранск, Казан, Ижау һәм Пермь аша узачак. Акция 8-нче майда Екатеринбургта төгәлләнәчәк.
Поезд составында тарихи һәм заманча хәрби техника үрнәкләре куелган платформалар, Бөек Ватан сугышы артефактлары булган вагон-музей булачак. Поезд тукталачак шәһәрләрдә концертлар оештырыла, дип хәбәр итә Үзәк хәрби округ матбугат хезмәте.