В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ут Юдинода урнашкан Бөек Ватан сугышының яңа мемориаль комплексына тапшырылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май, Ксения Швецова). Бүген 08.00 сәгатьтә Казанга Мәскәүдән поезд килде, анда Татарстан башкаласына Кремль дивары янындагы Билгесез солдат кабереннән Мәңгелек ут алып килделәр. Юдинода иртәгә реконструкциядән соң тантаналы рәвештә ачылачак Бөек Ватан сугышының яңа мемориаль комплексына Мәңгелек Ут белән лампаданы тапшырдылар.
Иртән Казанда яңгыр яуды, әмма Мәскәүдән килә торган фирма поезды килергә берничә минут калгач, күк аязланды. Хәер, явым-төшемле һава торышы да Мәңгелек ут булган лампаданы сүндерә алмас иде - аны махсус саклагыч капсулада күчерделәр. Поезд вагонында аңа, пассажирлар иминлеген тәэмин итү өчен, аерым урын бүлеп бирелгән, ут даими рәвештә Кызыл мәйданда аны кабул итеп алган хезмәткәрләр күзәтүе астында булган.
120-нче номерлы мәктәп укучыларына ут салынган капсуланы поезд башлыгы Эдуард Мускаринов тапшырды. Инде иртәгә үк Юдинода яңа Бөек Ватан сугышы мемориаль комплексын ачу тантанасында мемориал янында лампададан Мәңгелек ут кабызачаклар.
Юдино мемориалы 80-нче елларда Юдино тимер юл төене предприятиеләре тарафыннан төзелгән иде, дип искәртте Горький тимер юлы башлыгы урынбасары Александр Черемнов. «Без Җиңүнең 75 еллыгына мемориалны реконструкцияләргә планлаштырган идек, чөнки 20 елдан артык вакыт эчендә барысы да искерә, - дип аңлатты ул. – Татарстан Президенты безне хуплады һәм республика бюджетыннан әлеге максатларга акча юнәлдерде. Шулай ук реконструкция өчен чараларны «Россия тимер юллары» компаниясе бүлеп бирде. Эш сыйфаты бик яхшы. Ходай кушып, ул тагын 100 ел һәм аннан да күбрәк торсын иде». Реконструкция барышында мемориалга яңа идеяләр кертелде, әмма нигезне сакларга тырыштылар, дип өстәде ул. «Менә дигән мемориал барлыкка килде, ул сугыш фронтларында көрәшкән, тылда җиңүне чүкеп ясаган һәм без тыныч яши, эшли һәм иҗат итә алсын өчен кояшлы күк йөзен булдырган кешеләр турында хәтерне символлаштырачак», - диде А.Черемнов.
Исегезгә төшерәбез, быел Юдинода яңартылган Хәрби дан аллеясы һәм һәлак булган тимерьюлчылар хөрмәтенә сквер ачылачак. Моннан тыш, «Танкодром» торак комплексында «Татарстан Чик сакчылары» дигән яңа һәйкәл ачылды.