ТР башкаласында ил башлыгы яңартылган Ту-160М самолетының очышын күзәтәчәк һәм ил студентлары белән аралашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче гыйнвар). Татарстанга эш сәфәре белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Владимир Путинның эш тәртибендәге беренче чара мөселман дини оешмалары вәкилләре һәм Болгар ислам академиясе җитәкчеләре белән очрашу булды. Очрашуда дини белемнең тулы системасын формалаштыру һәм илебездәге дини мәктәпләрне үстерү мәсьәләләре каралды, шулай ук Академия эшенә беренче йомгак ясалды.
“Традицион ислам Россиянең мәдәни кодының мөһим бер өлеше, ә мөселманнар өммәсе Россиянең күпмилләтле халкының мөһим бер өлеше булу шик тудырмый. Болгар академиясе ачылу белән триада булдырылды – мәдрәсә, югары ук йорты, академия. Әлеге проект өстендә эшләгән һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. Сезнең актив позиция һәм спонсорларсыз әлеге проект тормышка ашмас иде. Матур, илебез өчен мөһим проект”, - диде ил башлыгы.
Искәртергә кирәк, Болгар ислам академиясе 2017 елның 4 сентябрендә Болгарда ачылды. Студентлар биредә “Ислам хокукы” һәм “Ислам дине тәгълиматы” белгечлекләре буенча бушлай укыйлар. Академия эшенең нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, Владимир Путин билгеләп үткәнчә, “еллар үтә һәм гамәлдәге мөфтиләрнең яше безне аларга алмаш әзреләргә кирәк, дигән фикергә этәрә, ләкин аларны үз милли нигезебездә, традицион ислам нигезендә әзерләргә кирәк”.
Бүген РФ Президенты С.П.Горбунов ис. Казан авиация заводында булачак, анда ул модернизацияләнгән Ту-160М самолетының күрсәтмә очышын күзәтәчәк һәм предприятие хезмәткәрләре белән аралашачак. Аннары Владимир Путин «Бергәләп алга!» бөтенроссия студентлар клублары форумында катнашачак, форум «Татнефть-Арена» спорт сарае мәйданчыгында узачак. Форумда Россия Федерациясенең 38 субъектыннан 5 меңнән артык студент катнашачак. Шуннан соң Россия Федерациясе Президенты Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтына барачак, анда ул инновацион медицинага өйрәтү үзәкләрендә булачак һәм илнең алдынгы уку йортлары белән телекүпер уздырачак. Шулай ук Владимир Путинның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашуы да планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.