Образны тантаналы рәвештә каршы алу 14-нче октябрьдә яңадан торгызылган Казан-Богородицкий ирләр монастыренең Казан соборында узачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы октябрь). 2021 елның 14-нче октябреннән 18-нче октябренә кадәр Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл хәер-фатихасы белән Казанда Изге Богородицаның могҗизалы Феодор иконасы булачак. Иконаны Казанга 17-нче октябрьдә Казан Изгеләре соборы хөрмәтенә булачак бәйрәм алдыннан Костромадан алып кайтачаклар.
Образны тантаналы рәвештә каршы алу 14-нче октябрьдә 17:00 сәгатьтә Казан-Богородица ирләр монастыренең Казан соборында (Большая Красная урамы, 5) узачак, дип хәбәр итә Татарстан митрополиясе матбугат хезмәте. Икона килеп җитүгә, төне буе уяулык кылу уздырылачак, аны Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл җитәкләячәк.
Феодор иконасы биредә булган чорда гыйбадәтләр даими рәвештә башкарылачак. Дин тотучыларның икона янына иртәнге 7 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр, битлек режимын һәм социаль дистанцияне мәҗбүри рәвештә үтәп керү мөмкинлеге булачак.