В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларны 17 елдан артык эшләгән биш хәрәкәт составында яңартачаклар
Фото: «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче август). Казан метрополитенының электр депосына поездлар өчен сигез яңа тәгәрмәч пары кайтарылган. Ел ахырына кадәр барлыгы 80 данә кайтарырга планлаштыралар, шуларның 60 ы – моторлы, 20 се – моторсыз.
Бүгенге көндә метрода 15 поезд эшли. 2005 елда чыгарылган «Метровагонмаш» җитештергән биш хәрәкәт составы 17 елдан артык эшләгән һәм тәгәрмәч парлары нык тузган.
Хәзерге вакытта 11517 вагонында әзерлек эшләре алып барыла, кузовны биеклеккә күтәрү башкарыла, арбаны ремонтлау өчен сүтәләр. Барлык биш поездда да тәгәрмәч парларын 2024 елның өченче кварталында алмаштырырга планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәтендә.
Тәгәрмәчләрне кайтару турындагы килешү «Октябрьский электровагоноремонт заводы» АҖ белән төзелгән.