В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанның барлык 3,5 мең исәпкә алучысы да техника белән тәэмин ителәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы гыйнвар). Татарстанга һәм аның башкаласына Бөтенроссия халык санын алуны уздырганда кулланылачак планшетлы компьютерлар кайтарылды. Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы 2021 елның 1-30 апрелен көннәрендә узачак.
Җанисәп кампаниясенең үзенчәлеге – бу соңгы традицион һәм беренче цифрлы халык санын алу. Аны үткәргәндә уникаль үзебездә җитештерелгән планшетлар, «Аврора» операцион системасы, мәгълүмат җыю һәм саклау өчен BI-платформа файдаланылачак. Бөтенроссия халык санын алуны уздырганда Казан территориясендә эшләячәк барлык исәпкә алучылар планшетлы компьютерлар белән тәэмин ителәчәк.
Алдагы халык санын алуның төп яңалыгы Россия халкы тарафыннан Дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәп алу битен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге булачак. Торак йортлар буенча йөргәндә, исәпкә алучылар махсус программалы планшетлар кулланачак. Шулай ук стационар участокларда, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәкләр биналарында да теркәлергә мөмкин булачак.
Росстатта билгеләп үтүләренчә, респондентлар һәм исәп алучылар куркынычсызлыгын тәэмин итүнең иң яхшы ысулы булып, 1-нче апрельдән 25-нче апрельгә кадәр бердәм дәүләт хезмәтләре порталында исәп алу кәгазьләре сорауларына җавап биреп, онлайн катнашу мөмкинлеге торачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күп кенә россиялеләр пандемия фонында халык санын алуда катнашуның дистанцион варианты белән кызыксына башладылар. Шуңа да карамастан, исәпкә алучылар һәр фатирны һәм һәр йортны әйләнеп чыгачак. Респондентларның һәм исәп алучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләре хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк.
Исәпкә алучыларны брендланган кием - шарф, жилет һәм сумка аерып тора. Һәркемнең үзе белән паспорты һәм таныклыгы булырга тиеш. Казанда Бөтенроссия халык санын алуны уздырганда 3,5 меңнән артык кеше исәп алу персоналын җәлеп итү планлаштырыла, дип искә төшерәләр Казандагы дәүләт статистикасы бүлегендә. 8(800)707-20-20 кайнар линия телефоны буенча исәпкә алу участокларында эшләүчеләрнең фамилияләрен ачыкларга, шулай ук башка сорауларны бирергә мөмкин. Ул 10-нчы мартта эшли башлый, дип хәбәр итә Бөтенроссия халык санын алу медиаофисы.
Россиядә даими рәвештә бер елдан артык яшәүче кешеләр исәпкә алу кәгазенең 33 соравына җавап бирәчәк. Алар ике зур блокка бүленгән: 23 сорау – исәпкә алынучы үзе һәм аның йорт хуҗалыгы турында, һәм 10 сорау – торак шартлары турында.
Халык санын алуны уздырганда куркынычсызлык мәсьәләләре өстенлектә, дип билгеләп үтә Росстатта. Халык санын алу процессында бары тик шәхесенә кагылмаган мәгълүматлар гына җыела. Беркем дә, Россия Пенсия фондының, Федераль салым хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгын да кертеп, конкрет гаилә турында мәгълүмат ала алмаячак. Мәгълүматлар җыюның төп принцибы - үзбилгеләнү – барлык җавапларны исәпкә алу кәгазьләренә респондентлар сүзләреннән язачаклар. Бернинди раслаучы документлар да кирәк булмаячак.