Спектакль драматург Василий Шкваркин пьесасы буенча әзерләнгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы март). В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры сәхнәсендә комедия жанрындагы «Чужой ребенок» спектакленең премьерасы булачак. Спектакль рус драматургы Василий Шкваркин пьесасы буенча әзерләнгән.
Узган гасырның утызынчы елларында язылган пьеса зур уңыш казана һәм театр сәхнәләрендә еш күренә. Мәскәү янындагы дача бистәсендәге ап-ак каеннар арасында комедия өчен хас булганча интрига төенләнеш ала. Маниның беренче роле өстендә эше бик авырлык белән бара, һәм яшь актрисаның шәхси тормышында да барысы да гади генә түгел. Риск белән очраклы хәлләргә ышанып, Маня тирә-юньдәге барлык проблемалар хәл ителер генә түгел, ә файда китерер дип өметләнә.
Костюмнар, идея һәм музыкаль чишелеш Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Ф.Волков исемендәге Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты һәм «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреаты Александр Славутский тарафыннан эшләнгән.
Спектакльдә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, ТР дәүләт премиясе лауреаты Светлана Романова, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Михаил Галицкий, артистлар Алена Козлова, Владимир Пироженко, Виктор Шестаков, Иван Крушин, Георгий Логинов, Кристина Андреева, Регина Габбазова, Сергей Мельников, Антон Качалова, Валерия Биркгейм катнаша.
Спектакльләр 14 нче, 15 нче һәм 27 нче апрельгә планлаштырылган. Билетларны шулай ук «Пушкин картасы» буенча сатып алырга мөмкин, дип хәбәр ителә театр сайтында.