Чираттан тыш ял көннәре 12-нче июньдә Россия көнен бәйрәм итү һәм 24-нче июньдә Җиңү парадын үткәрү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь). Июньдә казанлыларны ике кыскартылган эш атнасы көтә. Чираттан тыш ял көннәре 12-нче июньдә Россия көнен бәйрәм итү һәм 24-нче июньдә Җиңү парадын үткәрү белән бәйле.
12-нче июнь быел җомга көненә туры килә, шуңа күрә Казан халкы башка россиялеләр белән бергә 12-нче июньнән 14-нче июньгә кадәр ял итәчәк. Шул ук вакытта бәйрәм көненә кадәрге эш көне, 11-нче июнь, 1 сәгатькә кыскара.
Моннан тыш, Россия Президенты Владимир Путинның элегрәк әйтелгән белдерүе нигезендә, 24-нче июньдә Җиңү парады узачак. Ул 9-нчы майда гамәлдә булган үзизоляция режимына бәйле рәвештә күчерелгән иде. Быел парад 75 ел элек Кызыл мәйданда җиңүчеләрнең тарихи парады узган көндә үтәчәк. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында аңлатуларынча, 24-нче июнь - эшләми торган көн, хезмәт хакы саклана, әмма аңа кадәрге эш көне кыскармый.