Бу бәйрәм һәм эш көне булмаган көннәр белән бәйле.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь). Июньдә пенсияләрне түләү һәм китерү графигы үзгәртеләчәк. Бу бәйрәм һәм эш булмаган көннәр белән бәйле.
«Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе – Россия почтасы филиалы 12-0нче, 13-нче һәм 14-нче числолар өчен пенсияләр түләүне 11 июньдә башкарачак. «Тапшыру хезмәте» АҖ билгеләнгән китерү графигы нигезендә түләүләрне үзгәрешсез башкарачак.
Пенсияләр һәм башка социаль түләүләр график буенча пенсия бирү даталары бәйрәм көннәренә туры килгән кешеләргә кредит учреждениеләре аша түләнәчәк, шулай ук 11-нче июньдә башкарылачак, дип хәбәр итә ТР буенча Пенсия фонды бүлегенең матбугат хезмәте.
Пенсияләр күчерү мәсьәләләре буенча почта бүлекчәләре аша үз элемтә бүлегенең почтальонына мөрәҗәгать итәргә яки почта адресына хезмәт күрсәтүче бүлеккә яки Россия почтасының кайнар линиясенә түбәндәге телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин: +7(800)100-00-00.
Пенсия белән тәэмин итүнең барлык мәсьәләләре буенча Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлегенең контакт-үзәге белгечләре җавап бирәчәк: +7(800)600-03-57.