В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чаралар шәһәрнең барлык районнарында 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр планлаштырылган
Июньдә Казан халкына вакансияләр ярминкәләрендә һәм эш бирүчеләр көннәрендә эшкә урнашырга ярдәм итәчәкләр. Килүчеләр районнар предприятиеләрендәге вакантлы вазифалар турында беләчәкләр һәм белгечләр белән киңәшләшә алачаклар.
18 июньдә шәһәр халкын ведомствоның Киров һәм Мәскәү районнары буенча филиалында вакансияләр ярминкәсендә көтәчәкләр. Чара Гагарин ур., 46 адресы буенча узачак. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 564-58-72.
Шул ук көнне вакансияләр мини ярминкәсен Совет районы филиалында оештыралар, ул Рихард Зорге ур., 102 адресы буенча урнашкан. Өстәмә мәгълүмат өчен +7(843)205-54-53 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.
19 июньдә Вахитов һәм Идел буе районнары халкы өчен вакансияләр ярминкәсе узачак. Барлык теләүчеләрне Рихард Зорге ур., 102 адресы буенча көтәчәкләр. Өстәмә мәгълүматны +7(843)205-54-53 телефоны буенча ачыкларга була.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары халкына эш урыннарын шулай ук 19 июньдә тәкъдим итәчәкләр. Вакансияләр мини ярминкәсен Гагарин ур., 46 адресы буенча үткәрәчәкләр. +7(843)598-10-81 телефоны буенча киңәшләшергә була.
«Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы 27 июньдә булачак. Барлык теләүчеләрне Горький исемендәге паркта көтәчәкләр.
Барлык чаралар 10:00 дән 12:00 гә кадәр узачак, дип ачыклык керттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.