Белинский скверында төзекләндерелгән фонтанны июль аенда эшләтеп җибәрәчәкләр. Хәзер эшчеләр 13 агынтылы модульле конструкцияне коралар. Аларның үзәк өлеше ике метр биеклеккә җитәчәк, ә ян-яклары берешәр метр булачак.
Эшчеләр фонтанның аскы һәм ян өслекләрен штукатурлаганнар, аннары гидроизоляция уздырганнар. Объектта торба үткәргеч һәм электр кабельләре корылган, фонтанның тышкы ягыннан гранит плиталар урнаштырылган.
Бүгенге көндә эшчеләр фонтан кәсәсе эчендәге плиткаларны салуга керештеләр, аннары җиһазны урнаштырылачак. Кичке вакытта якты булсын өчен объектта 15 яктырткыч урнаштырачаклар.
Казанның тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, элек фонтан эшләмәгән.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада Булак ермагында Россиядә бердәм идарә системасы булган иң озын фонтанлы комплексны
эшләтеп җибәрделәр. Корылма су каналының 1,5 километрлы участогында урнашкан, анда яктырткычлы 56 йөзүче фонтан урнаштырылган. Җиһазны 10 ел эчендә беренче тапкыр БРИКС Уеннарына әзерлек барышында яңарттылар.
Меңьеллык паркын төзекләндерү барышында шулай ук фонтанда косметик ремонт
үткәрелде. Корылышның гранит өслеге яңартылды, вәхшилеккә дучар булган «Зилант»лар фигуралары төзекләндерелде.
2023 елда Казанда
Петров паркында һәм
Дан скверында фонтаннар ремонтланган һәм эшләтеп җибәрелгән, шулай ук
Балыкчы бакчасында тарихи фонтан торгызылган. Алар озак вакыт канәгатьләнерлек хәлдә булмаганлыктан эшләмәделәр.