В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Сосновка - Кизнәр перегонында төзекләндерү эшләре үткәрү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь). Июльдә Казанда берничә шәһәр яны поездларының йөрү тәртибе үзгәрәчәк. Бу Сосновка - Кизнәр перегонында төзекләндерү эшләре үткәрү белән бәйле.
7-нче июльдән 14-нче июльгә кадәр түбәндәге поездларның йөрү тәртибе үзгәрәчәк:
6925-нче номерлы Кизнәр - Казан юнәлешендәге поезд Кизнәр станциясеннән 20.26 сәгатьтә китәчәк, алга таба 20.38-20.39 сәгатьтә 962 чакрым тукталышына җитәчәк, Сосновкага 20.45-20.46 сәгатьтә, Заструг тукталышына 20.54-20.57 сәгатьләрдә туктаячак. Алга таба поезд гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк;
6926-нчы номерлы Казан - Кизнәр юнәлешендәге поезд Казан станциясеннән 16.23 сәгатьтә китәчәк, алга таба үзгәрешләр хәрәкәт итү барышындагы барлык тукталыш пунктларына кагылачак, Кизнәргә 21.23 сәгатькә килеп җитәчәк;
6438-нче номерлы Казан - Кизнәр юнәлешендәге поезд Казан станциясеннән 19.07 сәгатьтә китәчәк, алга таба үзгәрешләр хәрәкәт барышындагы барлык тукталыш пунктларына кагылачак, Кизнәргә 00.11 сәгатьтә килеп җитәчәк;
6428-нче номерлы Казан - Вятка Аланы юнәлешендәге поезд Казан станциясеннән 16.35 сәгатьтә китәчәк, аннан соң үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак, Вятка Аланы станциясенә 19.48 сәгатьтә килеп җитәчәк.
8-нче июльдән 15-нче июльгә кадәр түбәндәге шәһәр яны поездларының йөрү тәртибе үзгәрәчәк:
6924-нче номерлы Казан - Кизнәр юнәлешендәге поезд Казан станциясеннән 4.22 сәгатьтә китәчәк, алга таба үзгәрешләр хәрәкәт итү барышындагы барлык тукталыш пунктларына кагылачак, Кизнәр станциясенә 8.29 сәгатьтә килеп җитәчәк;
6923-нче номерлы Кизнәр - Казан юнәлешендәге поезд Кизнер станциясеннән 9.45 сәгатьтә китәчәк, алга таба үзгәрешләр хәрәкәт итү барышындагы барлык тукталыш пунктларына кагылачак, Казанга 11.52 сәгатьтә килеп җитәчәк;
6407-нче номерлы Арча - Казан юнәлешендәге поезд Арча станциясеннән 11.12 сәгатьтә китәчәк, алга таба үзгәрешләр хәрәкәт итү барышындагы барлык тукталыш пунктларына кагылачак, Казанга 12.57 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны тәүлек буе эшли торган +7(937)625-04-33 телефоны буенча, сайтта һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.