Иң якын арадагысын Киров һәм Мәскәү районнары халкы өчен оештыралар
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы июнь). Июль аенда Казан халкы өчен вакансияләр ярминкәләре уздырылачак. Шәһәрлеләр вакантлы вазыйфалар турында белә һәм эш бирүчеләр белән очраша алачак, дип хәбәр иттеләр Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең матбугат хезмәтендә.
Иң якын арадагы ярминкә 6 нчы июльдә Гагарин урамы, 46 адресы буенча узачак. Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләрне 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр көтәчәкләр. Тулырак мәгълүматны +7(843)564-58-72 телефоны буенча белергә мөмкин.
Совет районы буенча Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә ярминкә 20 нче июльдә узачак. Эш бирүчеләр белән 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Р.Зорге урамы, 102 адресы буенча очрашырга мөмкин булачак. Белешмәләр өчен телефон: +7(843)205-54-53.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары халкы өчен ярминкә 26 нчы июльдә оештырыла. Вакансияләр мини-ярминкәсе 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Ибраһимов проспекты, 41 адресы буенча узачак. Мәгълүматны +7(843)560-88-98 телефоны буенча белешергә мөмкин.
Шулай ук 26 нчы июльдә эш бирүчеләр көне Вахитов һәм Идел буе районнары буенча Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә узачак. Шәһәрлеләрне 9:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7 адресы буенча көтәчәкләр. Белгечләр +7(843)224-86-83 телефоны буенча консультация бирә.