В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мобиль китапханә комплексы 1,5 меңгә кадәр китапны, шул исәптән балалар китапларын сыйдыра ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июль). Июль аенда Казанда «Библиобус» мобиль китапханә комплексы үз эшен дәвам итәчәк.
Әйтик, Самосырово бистәсенә, Мир ур., 50а адресы буенча урнашкан йортка ул 4-нче һәм 18-нче июль көннәрендә 14.00 сәгатьтә киләчәк. Ветераннар йортында (Дубравная ур., 35) «Библиобус»ны 15-нче һәм 29-нчы июльдә 13.00 сәгатьтә көтәләр. Вознесение бистәсенә, Нардуган ур., 45 адресы буенча урнашкан йортка ул 11-нче һәм 29-нчы июль көннәрендә 15.00 сәгатьтә киләчәк.
Мобиль китапханә комплексы шәһәрнең ерак бистәләренә һәм Ветераннар йортына хезмәт күрсәтә. «ГАЗ 2705» автомобиле - «Библиобус» - 1,5 меңгә кадәр китап, шул исәптән балалар китапларын сыйдыра ала. Моннан тыш, комплекс стационар китапханәләр фондларын яңартырга һәм укучылар соравы буенча басмалар китерергә ярдәм итә, дип хәбәр итә «Казанның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы».