Чарада Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин катнаштылар
Фото: ТР рәисе матбугат хезмәте
Рөстәм Миңнеханов Россия бильярд спорты федерациясе вице-президенты, Пирамида буенча халыкара комитет генераль секретаре Яков Фирсов белән берлектә катнашучыларны сәламләде.
«Бездә көрәшкә әзер лаеклы спортчылар – егетләр һәм кызлар бар, – диде ул. – Сез барыгыз да үз эшенең осталары, сезгә уңышлар юлдаш булсын. Чын көрәш телим!»
Яков Фирсов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан – бильярд спортын үстерү үзәкләренең берсе. «Иң көчле җиңсен!» – дип мөрәҗәгать итте ул турнирда катнашучыларга.
Сайлап алу этаплары 27 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк, ә икенче көнне финал очрашулары узачак. Приз фонды 2,5 млн сумны тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР рәисе матбугат хезмәте.