Кунаклар «Ачык Казан» системасын гамәлгә кертүнең һәм «Имин шәһәр» проектын тормышка ашыруның уңышлы тәҗрибәсе белән таныштылар
Фото: Денис Гордийко
Делегация составына Аркадаг шәһәренең Төзелеш буенча дәүләт комитеты рәисе Дерягелди Оразов, илнең Тышкы икътисади эшчәнлек дәүләт банкы рәисе Рахимберди Джепбаров, Огуз хан исемендәге Инженерлык технологияләре университеты ректоры Гурбанмырат Мезилов, «Туркменнебит» дәүләт корпорациясе рәисе Гуванч Агаджанов һәм Төркмәнстанның Россиядәге генераль консуллыгының өченче секретаре Марал Рустамова кергән иде.
«Без дустанә ил вәкилләрен – Төркмәнстан башкаласы Ашхабадтан килгән кунакларны Казанда сәламләүгә шатбыз. Биредә илнең Генераль консуллыгы уңышлы эшли, ә узган ел Казан һәм Аркадаг шәһәрләре арасында туганлык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешү имзаланды. Төркмәнстан вәкилләре – Татарстан башкаласында уздырыла торган зур чараларда һәрвакыт көтеп алынган кунак. Безнең ике яклы тыгыз элемтәләребез бар», – дип мөрәҗәгать итте делегация вәкилләренә Рөстәм Гафаров.
Татарстанны һәм Төркмәнстанны мәдәни чаралар гына түгел, сәүдә-икътисади хезмәттәшлек тә бәйли. Республика белән Урта Азия дәүләте арасында товар әйләнеше 13 процентка арткан. «Аны киләчәктә тагын да үстерү өчен потенциал җитәрлек. Казанлылар кибет киштәләрендә Төркмәнстан товарларының киң ассортиментына шат булыр дип ышанам. Безгә сездән өйрәнерлек нәрсәләр бар, шул ук вакытта тупланган тәҗрибәбезне сезнең белән бик теләп уртаклашачакбыз», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе.
Төркмәнстан делегациясе өчен әлеге очрашуның төп максаты – ТР башкаласы Башкарма комитетының коммуналь системаларны цифрлаштыру өлкәсендәге тәҗрибәсен үзләштерү һәм аны алга таба Аркадагта кулланышка кертү.
«Кунакчыллык өчен зур рәхмәт, тугандаш Казан шәһәрендә булуыбызга шатбыз. Барлык коммуналь хезмәтләрне анализлаучы системаларыгыз барлыгын беләбез. Һәм үзебез дә моңа зур игътибар бирәбез, чөнки шәһәрдә хәзер күбесенчә яшьләр эшли. Шәһәр үзе матур, әмма халыкның иминлеген тәэмин итү һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттыру мөһим. Сезнең тәҗрибәгезне үзләштерергә һәм Аркадагта хезмәтләрнең яңа вариантларын гамәлгә кертергә телибез», – диде Дерягелди Оразов.
Аркадаг шәһәренең Төзелеш буенча дәүләт комитеты рәисе шәһәрдә яңгыр суларын җыю системасы кулланылуы турында сөйләде, ул каналлардан су алуны 50% ка киметергә мөмкинлек бирә. Киләчәктә Аркадагта, фармацевтика сәнәгатен үстерү максатыннан, медицина кластеры төзү планлаштырыла.
ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин делегатларга «Ачык Казан» мәгълүмат сервисы турында сөйләде, ул торак йортларның 80% ын колачлый. Система һәм аның мобиль кушымтасы ярдәмендә халык су һәм электр энергиясе белән тәэмин итү, лифтлар эше, хуҗасыз хайваннарны тоту һ.б. мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә ала.
«Система гражданнарны яклау идарәсе карамагындагы бердәм дежур диспетчерлык хезмәтенә тоташтырылган һәм ТКХ буенча гына түгел, ә гражданнарның иминлеге белән бәйле барлык гадәттән тыш хәлләр, әйтик, аварияләр, янгыннар буенча да гаризалар кабул итә», – дип билгеләп үтте Искәндәр Гыйниятуллин.
«Ачык Казан» системасы шулай ук «Имин шәһәр» проекты белән берләштерелгән. «Имин шәһәр» проекты кысаларында шәһәрнең күпфатирлы йортлары видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган. Башкарма комитет, Эчке эшләр министрлыгы белән килештереп, һәр квартал саен мондый җайланмаларны урнаштыру тәртибен эшли.
Очрашуда шулай Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова һәм шәһәр трансформациясе үзәге җитәкчесе Дмитрий Кремлев катнашты.
Диләрә Гафурова