Депутатлар 6 мәсьәлә буенча фикер алышалар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь). Башкарма комитетта өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXVIII чираттан тыш сессиясе уза. Утырышны Казан Мэры Илсур Метшин уздыра. Утырышта 50 депутатның 40-ы катнаша, карарлар кабул итү өчен кворум бар.
Депутатлар түбәндәге сораулар буенча фикер алышачаклар:
Бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджетына 2019 елга һәм 2020 һәм 2021 елларның планлы периодына физик затларның кеременә салымнан өстәмә норматив түләүләргә алмаштыруны раслау турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан муниципаль берәмлегенең 2018 һәм 2019-2020 елларның планлы периодына бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының “Бәлигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Оештыру мәсьәләләре;
Төрлеләр.
Утырыш башында Казан Мэры Илсур Метшин сентябрьдә өстәмә сайлауларда җиңгән Евгений Чекашовка һәм Илгиз Әхмәтҗановка депутаттаныклыгы һәм значоклар тапшырды.