Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.07.2019, 13:41

Башкарма комитетта Казан һәм Кытайның Хэцзэ шәһәре арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Яклар социаль-икътисади өлкәдә хезмәттәшлеккә әзер.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июль, Алинә Бережная). Бүген Татарстан башкаласында Казан Башкарма комитеты вәкилләре Кытайның Хэцзэ шәһәреннән килгән делегация белән очрашты. Яклар социаль-икътисади өлкәдә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

Кытайдан килгән кунакларга сәламләү сүзе белән Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Казанның Кытайда тугандаш дүрт шәһәре - Гуанчжоу, Ханчжоу, Шэньчжэнь һәм Чэнду бар. «Без бу шәһәрләрдә берничә тапкыр булдык, без муниципаль дәрәҗәдә генә түгел, халыкара дәрәҗәдә дә тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Мәсәлән, Гуанчжоу Мэры, Казан Мэры кебек үк, Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләрнең Бөтендөнья оешмасы со-президенты булып тора. Без шәһәр төзелеше, торак-коммуналь хуҗалык, архитектура һәйкәлләрен саклап калу буенча тәҗрибә алмашабыз, әлбәттә, шәһәрләр арасында туризм үсеше аеруча зур әһәмияткә ия», - дип сөйләде Е.Лодвигова.

2018 елда Казанга Кытайдан 12,5 мең турист килгән. Татарстан башкаласында алар өчен кытай телен белүче экскурсоводларны әзерләүгә зур игътибар бирелә, ә кунакханәләрдә China Friendly («Дружественный Кытай») программасы кертелгән.

Үз чиратында, Кытайның Хэцзэ шәһәре Мэры урынбасары Гао Жунго билгеләп үткәнчә, Казан - бик матур, перспективалы һәм динамик шәһәр, аның спорт инфраструктурасы нык алга киткән. Ул киләчәктә Хэцзэ белән Казан арасында икътисади, спорт, мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек җайга салыныр, ә киләчәктә шәһәрнең тугандаш булуы мөмкин булыр, дигән ышаныч белдерде.

Кытай делегациясе шәһәрнең спорт тормышы белән кызыксынуын белдерде. Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Ленар Гарифуллин Казанда халыкның 45%-ы спорт белән даими шөгыльләнә, алар өчен 2053 спорт корылмасы төзелгән, дип сөйләде. Комитет карамагында 30 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе бар, анда 19360 спортчы шөгыльләнә. «Спортның иң популяр төрләре - нәфис гимнастика, футбол, җиңел атлетика, хоккей, йөзү. 2018 елда без синхрон йөзүне һәм триатлонны үстерә башладык», - дип сөйләде Л.Гарифуллин.

Хэцзэда яшәүчеләр дә шәһәрнең спорт тормышына актив җәлеп ителгән икән, футбол үсешенә анда аерым игътибар бирелә. Хэцзэ футбол мәктәбе директоры Ван Вэнькэ шәһәрләрнең спорт мәктәпләре арасында футбол буенча турнир оештырырга, шулай ук ике ил тренерлары арасында тәҗрибә алмашырга тәкъдим итте.

Очрашуда катнашучылар Казан паркларында уртак тематик чаралар үткәрү турында фикер алыштылар. «Безнең төрле илләр белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар, мәсәлән, без Швейцария көннәрен уздырдык, - диде Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров. – Без сезне бездә кунакта күрүебезгә һәрвакыт шат һәм сезнең шәһәрне иҗтимагый киңлекләребездә тәкъдим итәргә әзер».

Очрашу ахырында яклар истәлекле бүләкләр алмашты.

Чарада шулай ук Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова, Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов, Хэцзэның Физкультура һәм спорт эшләре буенча идарә башлыгы Ши Чанхуа, Хэцзэның чит ил эшләре буенча бүлеге директоры урынбасары Гао Шэн, Хэцзэ Халыкара сәүдә үсешенә ярдәм итү комитеты директоры урынбасары Чжан Цзянго, Хэцзэ ушу мәктәбе директоры Ця Циу һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
Кытайның Хэцзэ шәһәре делегациясе белән очрашу, 26.07.2019
Барлык яңалыклар