Шәһәрдә 84 меңнән артык инвалид яши, шуларның 5308е – балалар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 26-нчы ноябрь). Бүген Казан Башкарма комитетында инвалидлар эшләре буенча Совет утырышы узды. Анда катнашучылар шәһәр инфраструктурасын булдыру, социаль такси эше, инвалидлар өчен каралган урыннарда автомобильләр кую, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен җәмәгать транспортын җайлаштыру кебек актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. 1-нче декабрьдә старт алачак инвалидлар ункөнлеге алдыннан утырышны Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова уздырды.
Бүгенге көндә Казанда 84 меңнән артык инвалид яши, шуларның 5308-е – балалар Гүзәл Сәгыйтова шәһәрдә социаль сәясәтнең төп юнәлешләренең берсе – инвалидларның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү, дип искәртте. Көн саен шәһәрдә әлеге категория гражданнар белән социаль яклау органнары, район администрацияләре, хәйрия фондлары системалы эш алып бара. Шуның белән бергә, якындагы елларда бу юнәлештә эшләү шәһәр җитәкчелегенең һәм Казан шәһәре Думасы депутатларының стратегик бурычы булып тора, дип ассызыклады Гүзәл Сәгыйтова. «Без сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга, проблемаларны тиз арада карау һәм хәл итү өчен шартлар тудырырга тырышабыз», – диде ул.
«Яз көне сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балаларның ата-аналары үтенече белән без Казан һәм шәһәр объектларының мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үтемлелеге мәсьәләсенә әйләнеп кайттык, – дип искәртте Гүзәл Сәгыйтова. – Казан Мэры Илсур Метшин безнең алга мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әти-әниләре белән бергә объектларны, маршрутларны карап чыгу, җентекле анализ үткәрү, аннан соң җыелган мәгълүматлар нигезендә һәркем файдалана алырлык карта булдыру бурычын куйды». «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешма директоры Татьяна Мерзлякова «Карта доступности» проектын гамәлгә ашыру барышы турында хәбәр итте. Картада барлык социаль объектлар билгеләнер дип планлаштырыла: кызыл төс белән уңайлы мохит сыйфаты түбән булган учреждениеләр, сары төс белән уңайлы мохит сыйфаты уртача дәрәҗәдә булган, яшел төс белән – таләпләргә тулысынча туры килә торган учреждениеләр билгеләнәчәк. Уңай мохит картасы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә теге яки бу учреждениегә барырга алдан ук әзерләнергә ярдәм итәчәк.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары актив эше өчен Казан шәһәре Думасы депутаты Далия Гайнановага һәм социаль нянялар эше мәсьәләләре буенча ярдәм күрсәткәне өчен директоры Наталья Гыйләҗева җитәкчелегендәге «Альпари» хәйрия фондына рәхмәт белдерде. Исегезгә төшерәбез, сентябрь аеннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче әниләр өчен социаль няня хезмәте оештырылды.
Гүзәл Сәгыйтова шулай ук инвалидлыгы булган кешеләргә грант конкурсларында даими катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар да зур ярдәм күрсәтә, дип билгеләп үтте. Төрле юнәлешләр буенча инвалидлар белән эшләү проектларына Казанның 15 коммерцияле булмаган оешмасына 8 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән. ТР инвалид балаларның ата-аналарының «Кайгырту» төбәк иҗтимагый оешмасы эше һәм «Социаль такси» проектын гамәлгә ашыру турында әлеге оешма президенты Надежда Титова сөйләде.
Бүген утырышта тикшерелгән мәсьәләләрнең берсе – инвалидлар өчен каралган урыннарда машина кую кагыйдәләрен бозу. Россия законнары нигезендә, теләсә кайсы парковкадагы 10% урын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен билгеләнергә тиеш, ә парковка кечкенә булса, бер урыннан да ким булмаска тиеш. Аларны махсус тамга белән билгеләргә кирәк. Инвалидлар мондый урыннардан бушлай файдалана ала. Башкарма комитет тәкъдиме буенча 1-нче октябрьдән 10-нчы октябрьгә кадәр Казан дәүләт автоинспекциясе инвалидлар өчен каралган урыннарда парковка кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча ункөнлек үткәрде. Утырышта катнашучыларга акциянең нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге башлыгы урынбасары полиция полковнигы Никита Жирнов сөйләде.
Моннан тыш, утырышта күрү сәләте бозылган кешеләр өчен транспорт, тротуарлар һәм юлларның үтемлелеге мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. Бу темага доклад белән «Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте» инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе Владимир Федорин чыгыш ясады.
Утырышта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Минтимер Ногманов, Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, Казан шәһәре Думасы секретаре Альбина Рафикова һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты структур бүлекчәләренең башка белгечләре, Казан шәһәре Думасы депутатлары, хәйрия фондлары һәм коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре катнашты.