Яклар туризм, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәсендә киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март, Алинә Бережная). Бүген Казан Мэриясендә ТР башкаласы Башкарма комитеты вәкилләренең Сербиянең Нови-Пазар шәһәре делегациясе белән очрашуы булды. Яклар туризм, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәсендә киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Сербия кунакларын Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова сәламләде. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы башкаласында 115 милләт вәкиле яши. «Күп еллар бер территориядә тату яшәвебез белән горурланабыз, бергәләп иҗат итәбез, шәһәрне тагын да матуррак итәргә тырышабыз», – дип билгеләде Е.Лодвигова.
Сербия шәһәре мэры Нихат Бишевац, үз чиратында, Татарстан башкаласы җитәкчелегенә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде, Казан һәм Нови-Пазар бик охшаш, чөнки Сербиядә дә төрле конфессия вәкилләре тату яши. «Сугыш безнең халкыбызның мәдәниятенә йогынты ясый алмады, православие һәм мөселманнар бик тату яши, без сезнең белән шуңа да охшаш», – диде Н.Бишевац.
Хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләгәндә, Сербия-рус хезмәттәшлеге үзәге җитәкчесе Милош Ковачевич үзара файдалы мөнәсәбәтләр урнаштыруның әһәмиятлелеген, аерым алганда, туризм өлкәсендәгене билгеләп үтте. «Бездә тарихи корылмалар күп, алар туристларга кызыклы булыр иде. Мәдәниятебез белән танышу өчен туристик маршрутлар оештырырга мөмкин булыр иде», - диде М.Ковачевич. Ул билгеләп үткәнчә, Нови-Пазар - Сербиянең иң яшь шәһәрләренең берсе, анда күбесенчә яшьләр яши. «Казанда шулай ук студентлар күп, студентлар белән алмашуны оештыру бик яхшы булыр иде», – диде М.Ковачевич.
Евгения Лодвигова Сербиядән килгән кунакларның инициативасын хуплады һәм хезмәттәшлекнең төп өлкәләре язылган юл картасын төзергә кирәклеген билгеләп үтте. «Безнең арада чыннан да уртаклыклар күп, күмәк проектлар эшләү һәм оештыру кызык булыр иде», – дип йомгаклады Е.Лодвигова.
Очрашуда Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова, Казан шәһәр Думасы Аппаратының Халыкара һәм төбәкара элемтәләр идарәсе башлыгы Руслан Галиәхмәтов, Казан шәһәре Физик тәрбия һәм спорт комитетының укыту-спорт бүлеге башлыгы Наталья Князева, Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары – мәгариф учреждениеләре һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы Алинә Шаронова, Сербия Республикасының Россия Федерациясендәге консулы Милан Живкович, Сербия Республикасы Хөкүмәте каршындагы инновацияләр һәм технологияләр үсеше министры киңәшчесе Лазар Попович һәм башкалар катнашты.