Киңәшмәдә мәктәп укучыларының ялын һәм хезмәтен оештыру турында сөйләштеләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июнь, Ксения Швецова). Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү, мәктәп укучыларының ялын һәм хезмәтен оештыру һәм башка мәсьәләләр турында Казан Башкарма комитетында балигъ булмаганнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча киңәшмәдә фикер алыштылар. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров үткәргән киңәшмәдә район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары – балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре рәисләре катнашты.
Киңәшмә агымдагы елның 4 аенда узган балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне кисәтү чаралары турында фикер алышудан башланды. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре бүлеге башлыгы Наталья Александрова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Казанда балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны тотрыклы рәвештә кимегән. Әйтик, наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә җинаятьләр саны 2 тапкыр кимегән, талау һәм урлау очраклары азайган. 77 балигъ булмаган бала җинаять кылуда катнашкан, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда чирек тапкырга кимрәк дигән сүз.
«Әмма быел балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекнең узган ел белән чагыштырганда бераз артуы күзәтелә. Ул 2 проценттан да ким», - дип хәбәр итте Н.Александрова.
Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү буенча алып барылган эш турында Совет районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Айсылу Хәмзина сөйләде. Статистика мәгълүматларына караганда, Совет районында балалар саны 64 мең 371 кеше тәшкил итә, шул ук вакытта районның эчке эшләр органнарында 244 балигъ булмаган һәм 269 гаилә профилактик исәптә тора, дип билгеләп үтте ул.
«Районда 40 тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, 1203 сыйныф җитәкчесе, 43 педагог-психолог, 11 социаль педагог эшли, дип хәбәр итте А.Хәмзина. - Барлык белем бирү учреждениеләрендә укучылар һәм ата-аналар өчен сыйныф сәгатьләреннән торган, шулай ук психолог эше, кызыксынган затлар һәм шәһәр хезмәтләре катнашында ата-аналар җәмәгатьчелеге белән эшләүне үз эченә алган чаралар комплексы эшләнгән».
Балалар һәм яшүсмерләр арасында җинаятьчелек арта торган сәбәпләрнең берсе - буш вакытларын үзләре генә уздырулары, дип билгеләп үтте киңәшмәдә катнашучылар. Шуңа күрә җәйге чорда балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру аеруча зур игътибар таләп итә. Быел 30 мең 265 кеше ял итәчәк, шулардан 14 мең 520 бала шәһәр читендәге лагерьларда булачак, дип искәртте Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов. Аерым алганда, опека органнарында һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә торучы авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр өчен алтынчы тапкыр җәйге гаилә сменасы уздырылачак.
«Авыр тормыш хәлендә булган балаларны сәламәтләндерү дәүләт тарафыннан аерым контрольдә тотыла. Быел җәй бу категориягә кергән 580 бала республика лагерьларында һәм шифаханәләрендә ял итәчәк», - дип сөйләде А.Фәизов.
Җәйге чорда ял итүдән тыш, балаларны хезмәт белән тәэмин итү шартлары да кирәк. Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Эльмира Тәхәвиева сүзләренә караганда, быел шәһәр бюджетыннан бу максатларга 10 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән. Мәктәп базасында 14-18 яшьлек балалар өчен 1194 эш урыны булдырылган. Алар мәктәп яны участокларын төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләрендә катнашачаклар, мәктәп яны лагерьлары эшендә ярдәм итәчәкләр, китапханә фондын яңа уку елына әзерләячәкләр. 14-15 яшьлек укучылар көнгә 3 сәгать эшли, салым түләгәннән соң аларның хезмәт хакы 5257 сум тәшкил итәчәк, ә 16-17 яшьлек балалар көненә 5-әр сәгать эшли, аларның хезмәт хакы 6 мең сумга якын булачак.
«Шактый эш башкарылды, әмма туктарга иртәрәк. Муниципаль мәгариф учреждениеләре һәм хокук саклау органнары арасында оператив хезмәттәшлек буенча эшне көчәйтергә кирәк. Күңел биреп эшләү һәм проблемаларны бергәләп хәл итү сорала», - диде Р.Гафаров киңәшмә ахырында.