Пенсия яшенә җитеп килүче гражданнарның хезмәти хокукларын тәэмин итү мәсьәләләре буенча да шалтыратулар кабул ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче октябрь). Казан Башкарма комитетында хезмәт хокукларын бозу мәсьәләләре буенча кайнар линия эше дәвам ителә. Шәһәрлеләр (843) 299-16-53, 299-16-73 телефоннары буенча шалтыратып, хезмәт хакын түләмәү яисә тоткарлау, эштән китүгә этәрү, эшне рәсмиләштерү буенча проблемалар, отпуск вакытында түләүләргә кагылышлы мәсьәләләр һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать итә алалар. Барлык шалтыратулар да аерым каралачак.
Моннан кала, пенсия яшенә җитеп килүче гражданнарның хезмәти хокукларын тәэмин итү мәсьәләләре буенча да шалтыратулар кабул ителә.
Үзегезнең мөрәҗәгатьләрне Татарстан дәүләт хезмәтләре сайтындагы “Халык контроле” системасында да калдырырга мөмкин.