Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.12.2019, 16:14

Казан Башкарма комитетында комплекслы муниципаль геомәгълүмат системасын тәкъдим иттеләр

Проект офисы кысаларында Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты, Тышкы төзекләндерү комитеты эшен автоматлаштыру бурычы куелды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Башкарма комитетында комплекслы муниципаль геомәгълүмат системасын тәкъдим иттеләр. Процессны автоматлаштыру нәтиҗәсендә архитектура һәм шәһәр төзелеше документларын бирү вакыты кыскарачак. Мәгълүматны Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, район администрацияләре башлыклары һәм шәһәр Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре тыңлады.

Проектның дүрт этабының икесе гамәлгә ашырылуы турында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин, Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов һәм аның урынбасары, проект җитәкчесе Дмитрий Кремлев сөйләде.

Проект офисы кысаларында Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты, Тышкы төзекләндерү комитеты эшен автоматлаштыру бурычы куелды. «Әлеге система ярдәмендә без реестр моделен тормышка ашырырга телибез, анда барлык карарлар да кабул ителгән, имзаланган һәм юридик яктан әһәмиятле документлар рәвешендә урнаштырылачак. Алар шәһәр төзелеше мәсьәләләрен хәл итүдә һәм геоданнарны анализлауда ярдәм итәчәк», – дип аңлатты Рифат Ханнанов.

Ул хәбәр иткәнчә, мондый проект Омск һәм Төмән өлкәләрендә эшли, әмма Казанда геомәгълүмат системасы 50%-ка үзгәртелгән - база системасында булмаган 200-ләп сервис һәм функция кертелгән, дип сөйләде Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы.

Бүген геомәгълүмати системага Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең функционалы тулысынча диярлек кертелгән, анда Башкарма комитетның 50-гә якын бүлеге хезмәткәрләре эшли ала. Җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын әзерләү системаны хәл итәргә ярдәм итәчәк иң актуаль мәсьәлә булып тора. Бу - иң киң таралган хезмәтләрнең берсе, аена 900-гә кадәр документ җитештерелә, дип ассызыклады проект җитәкчесе Дмитрий Кремлев. Система җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын әзерләү процессын автоматлаштырырга мөмкинлек бирә, бүгенге көндә әлеге функционал 70%-ка тормышка ашырылган.

Шәһәр төзелеше нәтиҗәләрен әзерләүне автоматлаштыру, шулай ук шәһәрнең төп шәһәр төзелеше документы, Генераль планы системасына күчерү проектны эшләүчеләр алдында торган мөһим бурычлар арасында тора. «Киләсе елда без, үзләренең статистик мәгълүматларын тапшыра алсын өчен, социаль блок бүлекчәләрен тоташтырырга планлаштырабыз. Бу территорияләр үсеше өчен тирән аналитика алып барырга мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте Д.Кремлев.

Гомумән алганда, бүгенге көндә шәһәр инженерлык коммуникацияләренең 15%-ы «цифрланган», - дип нәтиҗә ясады Радик Шәфигуллин. Геомәгълүмат системасын эшләү киләсе елның май ахырына кадәр тәмамланырга тиеш.

Денис Калинкин башкарылган эшне уңай бәяләде. «Һәркем өчен дә бу бик мөһим инструмент», – дип ассызыклады ул һәм район администрацияләре башлыкларына һәм структур бүлекчәләр җитәкчеләренә системаны эшләүгә белгечләрне актив җәлеп итәргә кушты.

Киңәшмәдә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов, район администрацияләре башлыклары, коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча Казан муниципаль берәмлеге башлыгы киңәшчесе Кыям Беляев һәм башкалар катнашты.
Барлык яңалыклар