Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.08.2019, 12:55

Казан Башкарма комитетында күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Күп балалы гаиләләрне җир участоклары белән тәэмин итү буенча чаралар республикада 2011 елдан бирле тормышка ашырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU 28 август, Алинә Бережная). Казанда күп балалы гаиләләргә участок бүлеп бирү мәсьәләләре буенча эшче төркем төзеләчәк. Эшче төркем составына Башкарма комитет, Татарстан Республикасы районнары, коммуналь хезмәтләр, шулай ук күп балалы гаиләләрнең инициатив төркеме вәкилләре керер дип көтелә. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетында күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирү, бхлеп бирелгән участоклар территориясен транспорт, социаль хезмәт күрсәтү һәм коммуналь инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә барышында билгеле булды.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Радик Шәфигуллин үткәргән киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов, Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәкимуллин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Радик Шәфигуллин билгеләп үткәнчә, күп балалы гаиләләрне җир участоклары белән тәэмин итү буенча чаралар 2011 елдан бирле тормышка ашырыла. Бүгенге көндә гаиләләр Татарстанның Биектау, Лаеш районнары территорияләрендә, шулай ук Казанның Константиновка һәм Зур Дәрвишләр бистәләрендә бушлай җир участоклары алырга мөмкин.

Программа эшләү дәверендә 5905 гаилә җир участогы алган.

«Ай саен шәһәр районнары администрацияләре 100-дән алып 140-ка кадәрле күп балалы гаиләне теркиләр һәм исәпкә куялар. Исегезгә төшерәбез, 2012 елның февралендә программа башланганда бушлай җир участогы алу хокукына ия булган гражданнар исемлегенә 1158 Казан гаиләсе исәпләнә иде. Бүген бу сан 12944 гаиләгә кадәр җиткән. Җиде ел эчендә аларның саны 11 тапкыр артты», - диде Р. Галәветдинов.

Программаны тормышка ашыруның төп проблемаларының берсе - җирләр җитмәү, дип билгеләп үтте ул. «Бүгенге көндә закон безгә тагын 7039 күп балалы гаиләгә җир участоклары бирүне йөкли, бу максатта 833 га буш җир кирәк», - дип аңлатты Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе. Р.Галәветдинов шулай ук өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарга җир бүлеп бирү мәсьәләсе федераль, региональ хакимият органнары, шулай ук коммерция оешмалары белән даими эшләү юлы белән хәл ителә, дип өстәде.

Киңәшмәдә күп балалы гаиләләр активы вәкилләре билгеләп үткәнчә, җирләрнең җитмәве генә түгел, аларның инфраструктурасы булмау да проблемалы мәсьәләләрнең берсе булып тора. Аерым алганда, транспорт, инженерлык челтәрләре, социаль инфраструктура белән тәэмин итү.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров әлеге проблеманы ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашында комплекслы хәл итәргә тәкъдим итте.

Очрашуда яңгыраган проблемалар арасында торак пунктларда мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, газлаштыру, электрлаштыру, су белән тәэмин итү һәм башка инфраструктура булмау да бар иде.

«Без тулысынча тулмаячак мәктәп яки балалар бакчасы төзи алмыйбыз. Бирелгән участокларга даими яшәү өчен күпме кеше күчәчәген аңларга кирәк. Бөтен инфраструктура анда кешеләр яшәгәч кенә барлыкка киләчәк», - дип аңлатты Р.Шәфигуллин.

Очрашу ахырында бүлеп бирелгән участокларның проблемаларын хәл итү белән җентекләп шөгыльләнәчәк эшче төркем төзү турында карар кабул ителде. «Төркемгә күп балалы гаиләләр дә керсә, без конструктив диалогта барлык проблемаларны да хәл итә алыр идек», - дип ассызыклады Р.Гафаров. Эшче төркем әгъзаларының очрашулары ай саен булыр дип планлаштырыла.

Барлык яңалыклар