В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Утырыш Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров рәислегендә узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь, Алинә Бережная). Казан Мэриясендә Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча координация советының, чит ил гражданнары арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча эш төркеменең һәм Казанда Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча муниципаль комиссиянең уртак утырышы узды. Утырыш Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров рәислегендә узды.
Казанда миграция вәзгыяте турында РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы Андрей Шулепов сөйләде. Спикер билгеләп үткәнчә, ел саен Казанда чит ил гражданнары агымы арта бара. Мәсәлән, быел ТР башкаласының миграция хезмәтенә 236 мең мөрәҗәгать килгән, бу 2017 ел белән чагыштырганда 38% күбрәк. Чит ил кешеләре аеруча якын чит илләрдән – Таҗикстан, Украина, Әзербайҗан һәм Казахстаннан килә. Шулай ук Казанга Кытай, Төркия һәм Германия халкы да күчә. Быел Татарстан башкаласына дөньяның 75 илендә яшәүчеләр килгә, күчүнең иң киң таралган сәбәбе – эш.
Андрей Шулепов шулай ук кичә Казанда легаль булмаган мигрантларны ачыклау буенча чаралар тәмамлануы турында сөйләде. "Әлеге чаралар бездә ел саен үткәрелә, соңгы этап 12 декабрьдә тәмамланды, аның нәтиҗәләре буенча безнең бүлекчәбез миграция законнарын бозуның 399 очрагын ачыклады. Агымдагы елның 11 аенда 8033 хокук бозу очрагы теркәлгән, узган ел алар 7942 булган", - дип сөйләде А.Шулепов.
Киңәшмәдә шулай ук мигрантлар һәм чит ил гражданнары катнашында кылынган җинаятьләр саны буенча статистика буенча да фикер алыштылар. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы тору үзәгенең Казан зонасы бүлеге башлыгы Тимур Мәхмүтов хәбәр иткәнчә, 2018 елда мондый җинаятьләр узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11% кимрәк булган.
Утырышта Казанда Татарстан телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру турында докладлар тыңланды. Совет районы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гүзәлия Ибәтуллина хакимиятнең һәр бүлегендә ике дәүләт телен белүче белгечләр бар, ә килүчеләр белән аралашу мөрәҗәгать итүче телендә төзелә, дип сөйләде. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы урынбасары Татьяна Агафетова билгеләп үткәнчә, район территориясендә мәктәпләрдә этномәдәни компонентлы мәктәпләр челтәрен үстерүгә аерым игътибар бирелә, ике районда шундый 6 учреждение эшли. Шулай ук уку йортларында даими рәвештә туган телне саклауга юнәлдерелгән мәдәни, танып-белү чаралары үткәрелә.
Рөстәм Гафаров районнарның уңай мисалын билгеләп үтте һәм алга таба бу юнәлештә үсәргә кушты. "Күп нәрсә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә тәрбияләүдән тора, безгә үсәргә урын бар, Казанда күп милләтле мәдәниятләрне күрсәтү юлы белән укытуга күбрәк иҗат кертергә мөмкин",- дип билгеләп үтте Р.Гафаров.
Сүз уңаеннан, утырышның җаваплы секретаре - Казан Башкарма комитеты Аппаратының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров кичә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның киңәйтелгән утырышында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр турында фикер алышуын искәртте, анда 2016-2018 елларда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруның төп йомгаклары ясалды һәм алдагы 3 елга өстенлекле бурычлар каралды.
Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында 115 милләт вәкиле яши, 36 милли-мәдәни автономия, 181 дини оешма эшли.