В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төзелеш штабын Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов үткәрде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июль, Алсу Сафина). Бүген Казан Башкарма комитетында торак һәм социаль объектлар төзелеше буенча чираттагы атналык киңәшмә узды. Очрашуда катнашучылар башка сораулар арасында 71а кварталында «Фирма «Свей» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте проблемалы торак комплексының Четаев урамындагы өченче йорт белән бәйле хәл турында фикер алыштылар. Төзелеш штабын Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов үткәрде.
«Фирма «Свей» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзүчесенә үз вакытында 3 секцияле 9 катлы йорт төзүгә рөхсәт бирелгән, әмма монда фатирлар 9 секцияле 18 катлы торак йорт буларак сатылган. Йортның каркасын төзү барышында төзелешне туктатканнар. Барлык нормативларга туры килә торган торак йорт төзү өчен проект кирәк.
Июнь ахырында проект-смета документларын эшләү мәсьәләсен хәл итү өчен Казанның Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе, «Фирма «Свей» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм Намуссыз төзүчеләр гамәлләреннән зыян күргән затларга ярдәм итү республика фонды арасында килешү төзелде.
Бүген дәүләт экспертизасы белән йортның рөхсәт ителгән катын, мәйданы һәм фатирларның санын күрсәтәчәк инсоляция буенча исәп-хисапларны тикшерү турында килешенде. Әлеге исәп-хисаплар дәүләт экспертизасы тарафыннан расланганнан соң, проектчылар техник-икътисади күрсәткечләр белән эскиз проектын әзерләр дип көтелә, ул Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә тикшерүгә җибәреләчәк. Атна дәвамында идарә эскиз проекты буенча бәяләмә яки кисәтүләр тәкъдим итәчәк. Әлеге документ расланганнан соң, эшне проектлаштыруны башларга мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез, бу елның язында Четаев урамындагы 136 фатирлы дүртенче йорт тапшырылды. Өченче йорттан тыш, бу торак комплекста тагын бер озакка сузылган төзелеш - алтынчы йорт тапшырылмаган.
Киңәшмәдә, шулай ук, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев, Өлешчеләргә ярдәм итү Республика фонды башкарма директоры Иван Новиков, «Альфа-Стройпроект» МПК идарәчесе Ольга Россихина, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин, Торак сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Әхмәтханов, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, төзелеш һәм челтәр оешмалары, шәһәр хезмәтләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.