Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.01.2021, 15:09

Казан Башкарма комитетында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар планы турында фикер алыштылар

Барлыгы Татарстан башкаласында йөздән артык чара үткәрү планлаштырыла.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Бүген Татарстан башкаласы Башкарма комитетында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар планы проекты турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин үткәрде. Бүгенгә план проекты 100-дән артык чараны үз эченә ала.

Киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, шулай ук Башкарма комитетның структур бүлекчәләре, Казан шәһәр Думасы, ТР Мәдәният министрлыгы җитәкчеләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. «Казанда яшәүче халыкларның этномәдәни күптөрлелеген саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү безнең эшнең өстенлекле юнәлешенә керә», - дип ассызыклады Денис Калинкин.

Узган елның декабрендә Казан Ратушасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына әзерлек кысаларында түгәрәк өстәлләр узды. Казан шәһәр Думасы депутатлары, җәмәгатьчелек вәкилләре, милли һәм мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре катнашында узган утырышларда шәһәр чаралары планы проекты эшләү нигезенә яткан тәкъдимнәр яңгырады.

«Барлыгы 13 оешмадан 131 тәкъдим килде. Шулардан иҗтимагый берләшмәләр тарафыннан - 56 чара, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре тарафыннан - 75 вакыйга тәкъдим ителде, - дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнеш бүлеге башлыгы Илнур Шакиров. - Булган чаралар хисабына барлык тәкъдимнәрдән 85 чара үткәрү планлаштырыла, 32 чараны уздыру өчен өстәмә финанслау таләп ителә. Моннан тыш, 14 чара буенча финанслау инде соралган».

И.Шакиров 2016 елдан Казанда Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча муниципаль комиссия эшләвен искәртте. 2014 елда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча координация советы төзелде, анда катнашучылар бу өлкәдә актуаль мәсьәләләр турында, шулай ук милләтара татулыкны үстерү һәм ныгыту турында фикер алышалар. Совет составына Башкарма комитет структур бүлекчәләренең 50-дән артык вәкиле, ТР халыклары ассамблеясе вәкилләре, шәһәр руханилары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм Казан шәһәр думасы депутатлары керә.

Пландагы чараларның бер өлеше инде гамәлгә ашырыла, дип сөйләде Казан шәһәр Думасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе Гүзәл Сәгыйтова. Планлаштырылган чаралар арасында масштаблы вакыйгалар җитми, дип саный ул. «Мәсәлән, сессиядә без Казанда Россия халыкларының туган телләрен һәм мәдәниятләрен саклауга багышланган бөтенроссия конференциясен үткәрү турында да сөйләштек. Казан бу өлкәдә мөһим проблемаларны тикшерү һәм анализлау өчен җитди мәйданчык була алыр иде», - дип өстәде ул. Моннан тыш, Г.Сәгыйтова татар теле көне үрнәгендә төрле телләргә багышланган көннәрне Казанда даими үткәрергә тәкъдим итте.

Г.Сәгыйтова фикеренчә, планда Туган телләр елына багышланган белем бирү чаралары җитми. Шулай ук ул рус һәм татар телләрендә урамнар, мәйданнар һәм парклар исемнәре язылган элмә такталар һәм табличкаларның булуын тикшерергә тәкъдим итте. Денис Калинкин бу инициативаны хуплады һәм ике телдә элмә такталарның булуын беренче чиратта шәһәрнең төп җәяүлеләр урамы булган Бауман урамында тикшерергә кушты.

Киңәшмәдә катнашучылар план проектына кертелгән чаралар турында җентекләп фикер алыштылар. Татарстан халыклары ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев Казанда яшәүче барлык халыкларның телләренә багышланган чаралар үткәрергә тәкъдим итте. «Без күпмилләтле шәһәребезнең матурлыгын мөмкин кадәр күбрәк күрсәтергә, Туган телләр елы чараларына казанлыларны җәлеп итәргә тиеш», - диде ул.

Денис Калинкин якын арада, барлык килгән кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып, чаралар планын эшләргә һәм төзәтергә кушты. «Без, бернинди кисешкән чаралар булмасын өчен, һичшиксез, Татарстан Мәдәният министрлыгындагы хезмәттәшләребез белән берлектә эшләргә тиеш, - дип өстәде Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары. - Барлык искәрмәләрне бетерү һәм яңа чаралар планына кертү буенча тәкъдимнәр бирүегезне сорыйм».

Фоторепортаж
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында үткәреләчәк чаралар планы проекты буенча киңәшмә
Барлык яңалыклар