В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Елына 150 меңгә кадәр кунак кабул итүгә исәпләнгән комплекс Урта Кабан күленең Ботаника ермагы янында барлыкка киләчәк
Фото Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе тарафыннан тәкъдим ителде
Төп яңалык Урта Кабан күле янында туристлык берләшмәсенең архитектура-шәһәр төзелеше концепциясенә халыкара конкурс әзерләү турында игълан булды. Әлеге фикерне тәкъдим итүче – «Агна груп» компанияләр төркеме һәм Казан мэриясе. Проект Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды. Аны гамәлгә ашыру шәхси кертемнәр хисабына планлаштырыла. Яр буендагы күлләрне Татарстан Республикасы бюджеты хисабына төзекләндерәчәкләр.
Объект Назарбаев һәм Техника урамнары районында урнашачак һәм эшлекле туризмны һәм халыкара вакыйгаларны җәлеп итүнең яңа урынына әвереләчәк. Туристлык берләшмәсе елына 150 меңгә кадәр кунак кабул итү мөмкинлеге булган кунакханәләрне, очрашулар, шәһәр вакыйгалары һәм ял итү өчен рестораннарны, эшмәкәрлекне үз эченә алган күпфункцияле киңлекне тәшкил итәчәк. Объект шәһәрнең ял итү территорияләрен исәпкә алып урнаштырылачак.
Конкурс әйдәп баручы Россия һәм халыкара архитектура командаларын җәлеп итәргә һәм заманча киңлекне булдырырга мөмкинлек бирәчәк, ул шәһәр халкы һәм туристлар өчен яңа җәлеп итүчән урын булачак. Гаризаларны кабул итә башлау турында 2026 елның язында Россиядә узган матбугат конференциясендә өстәмә рәвештә игълан итәчәкләр. Конкурска йомгак ясаганнан соң, җиңүче проект шәһәр халкына тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш, бүген БРИКС илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе утырышы кысаларында Казан зооботаника бакчасын үзгәртү буенча архитектура проектын эшли башлау турында хәбәр ителде. Тарихи оранжереяны, аның коллекциясен һәм Казан зооботаника бакчасына нигез салучы Карл Фукс йортын торгызу планлаштырыла. Төзекләндерү эшләрен республика белән берлектә финанслауны шулай ук «Агна груп» тәэмин итәчәк.
Концепция тарихи территориядә заманча зоопарк һәм төп оранжереясы булган ботаника бакчасы, белем бирү үзәге һәм зоология һәм ботаника музее, ашамлык тәэмин итү мәйданы, шулай ук ел әйләнәсе төрле чаралар уздыра торган парк булдыруны күздә тота. Архитектура проектын 2026 елда әзерләү планлаштырыла. Беренче чиратта, тулы башлангыч мәгълүматларны җыю һәм туплау максатында территориягә тулы анализ (тарихи-мәдәни, шәһәр төзелеше, ландшафт) үткәреләчәк.
Казан зооботаника бакчасы Ауропада иң борынгылардан санала, һәм быел ул 220 еллыгын билгеләп үтәчәк. Ул Казан университеты каршында император Александр I указы белән ботаника бакчасы буларак төзелә һәм башта уку йорты территориясендә урнаша. Ул вакытта табигатьне өйрәнүче галимнәрнең беренче мәктәбе оештырыла, дару, декоратив һәм сирәк үсемлекләрнең алыштыргысыз коллекциясе формалаша башлый, ул университет фәненең мөһим өлешенә әверелә.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Кабан күлләрен үстерүгә Халыкара конкурс игълан ителгән иде. Җиңүче булып Turenscape + МАП Россия-Кытай консорциумы танылды, аның «Эластик тасма» проекты берничә этапта тормышка ашырылды. Түбән Кабан күлендәге яр буендагы соңгы участокны төзекләндерүгә шушы көннәрдә керештеләр.
Туристлык берләшәсе төзелү һәм Казан зооботаника бакчасын яңарту белән Ботаника ермагы һәм Урта Кабан күле яр буйларын төзекләндерү башланачак. Туристлык берләшмәсе Архитектура диалогларында тәкъдим ителде, аларның модераторы Илсөяр Төхвәтуллина булды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу көннәрдә Һиндстан башкаласы Нью-Делида БРИКС илләре шәһәрләре ассоциациясе утырышы уза. Анда Һиндстан, Бразилия, Көньяк Африка Республикасы, Россия вәкилләре катнаша. Казан делегациясен шәһәр мэры Илсур Метшин җитәкли. Генераль ассамблея кысаларында Ассоциациянең яңа әгъзаларын кабул итү, профильле комитетлар уздыру, шулай ук Ассоциация җитәкчелеге вәкаләтләрен Бразилиядән Һиндстанга – быелдан БРИКСта рәислек итүче илгә тапшыру планлаштырыла.
Фотоны Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе тәкъдим итте