В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан чикләренә элек Татарстанның Лаеш районындагы Матюшино авыл җирлегендә урнашкан алты җир кишәрлеге кертелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Казан чикләренә элек Татарстанның Лаеш районындагы Матюшино авыл җирлегендә урнашкан алты җир кишәрлеге кертелгән. Аларның гомуми мәйданы 129,4 га тәшкил итә. Казан муниципаль берәмлеге чиген үзгәртү турындагы карарны бүген депутатлар Ратушада Казан шәһәр Думасының XXXVII сессиясендә кабул иттеләр.
Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина хәбәр иткәнчә, тиешле йөкләмә шәһәр Башкарма комитетына ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан бирелгән. 20-нче ноябрьдә ачык тыңлаулар узды, каршы чыгучыла булмады, дип билгеләп үтте спикер.
Казан чиген үзгәртү мәсьәләсе законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә, шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча даими комиссияләрнең уртак утырышында каралды. Депутатлар карар проектын хупладылар.