Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.01.2024, 15:50

Дәүләт автоинспекциясендә һава торышы начар булганда юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга чакырдылар

Штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда ведомствоның кайнар линиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче гыйнвар). Узган тәүлектә Казанда 156 юл-транспорт һәлакәте булган, шул исәптән җәяүлеләрне өч тапкыр бәрдергәннәр. Һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә һава торышы начар булганда машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юлларда аеруча игътибарлы булырга кирәклеген җиткерделәр. Автомобиль хуҗаларына куркыныч маневрлардан тыелырга, мәсәлән, каршы як полосага чыкмаска кирәк. Эстакадалар, күперләр һәм юл үткәргечләр аша үткәндә сак булу сорала, чөнки әлеге участокларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Җәяүлеләр юлны бары тик җәяүлеләр кичүе һәм светофорның рөхсәт сигналына гына үтәргә тиеш. Юл аркылы чыкканда барлык машиналарның туктаганына инанырга кирәк. Яктылык кайтаручы элементлар белән кием кулланырга киңәш ителә, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлегендә.

Дәүләт автоинспекциясе автомобильчеләрне үзгәргән һава шартларын исәпкә алырга, бик сак булырга, үзләре белән җылы әйберләр, туклану, җитәрлек ягулык запасы булдырырга чакыра. Юлда гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта ведомствога +7(843)533-39-00 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Татарстанның Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, бүген кич белән һәм 18 нче гыйнвар төнлә республика территориясендә урыны белән буран сакланачак, күрү мөмкинлеге 1-2 км кадәр начарланачак һәм секундына 15-16 метрга кадәр көчле җил көтелә. Көндез Казанда явым-төшемнәр фаразланмый.

Һава шартларының начарлануы һәм күпләп кар яву сәбәпле, бүген ТР башкаласында «Буран» оператив планы игълан ителде. Юлларда чистарту техникасы саны арттырылды – эшкә 800 машина җәлеп ителде. Бер тәүлек эчендә 12 мең тоннадан артык кар чыгарылган, төнлә 347 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

Барлык яңалыклар