Очышлар якынча ике сәгать дәвам итә
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче август). Nordwind авиакомпаниясе Казаннан Төньяк Кавказ шәһәренә туры рейслар башкара. Очыш якынча ике сәгать дәвам итә.
Шулай итеп, Владикавказга сишәмбе һәм җомга көннәрендә 7:50 дә очарга мөмкин. Грозныйга очышлар пәнҗешәмбе көннәрендә 13:40 та һәм шимбә көнне 13:35 тә башкарыла. Махачкалага самолетлар чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 13:00 дә, җомга көнне 12:25 тә, якшәмбе көнне 8:45 тә оча.
Җәдвәлдә үзгәрешләр булырга мөмкин. Төньяк Кавказ шәһәрләрендә вакыт Мәскәүнеке белән туры килә, дип ачыклык кертә Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты матбугат хезмәте.