В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Парктагы юллар һәвәскәрләр өчен дә, профессионаллар өчен дә яраклы.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы ноябрь). Бүген Казанның Горки-Әмәт урманында чаңгы прокаты эшли башлады. Спорт җиһазларын көн саен арендага алырга мөмкин: эш көннәрендә 10:00 дән 20:00 гә кадәр, ял көннәрендә – 9:00 дән 20:00 гә кадәр.
Өлкәннәр өчен чаңгы, ботинка һәм таяклар җыелмасы сәгатенә 250 сум, балалар өчен сәгатенә 150 сум тора. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.
Җиһазларны прокатка алу өчен казанлыларга машина йөртү таныклыгы, хезмәт яки пенсия таныклыгы, иминият таныклыгы яки студентлар билетын залогка калдырырга кирәк. Прокат Җиңү проспекты, 69 адресы буенча чаңгы базасы бинасында урнашкан.
Профессионалларга – Горки урманындагы трасса, ә һәвәскәрләргә Әмәт урманындагы трасса туры киләчәк, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 19 нчы ноябрьдә «Хезмәт резервлары» стадионында шугалак эшли башлады. Эш графигын һәм аренда бәясен рәсми сайтта белергә мөмкин. Ачылышка шулай ук «Ракета» һәм «Ак Барс Арена» стадионнарындагы шугалаклар әзерләнә. «Черек күл» паркында да тимераякта шуарга мөмкин булачак, анда ясалма сулыкны агызуга октябрь азагында керештеләр. Мәйданчыкны яктырту инсталляцияләре белән бизәячәкләр, ә бозның үзендә мастер-класслар һәм күңел ачу чаралары оештырылачак.