Катнашу өчен теркәлү узарга кирәк.
Фото: Денис Гордийко
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен велосипедта узышу Казанда инде җиденче мәртәбә оештырыла. Булачак ярышларда махсус җиһазландырылган велосипедларда һәм тәгәрмәчле башка хәрәкәт чараларында ике велостарт, шулай ук концерт программасы һәм кыр кухнясы оештырылачак. Велосипедта йөрү программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Ярышта катнашу өчен теркәлергә һәм саклагыч шлем алырга кирәк. Балаларны җыю 9:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» матбугат хезмәте.
Велоярышны «Игелекле Казан», шәһәр Башкарма комитетының Парклар һәм скверлар дирекциясе һәм «Альпари» хәйрия фонды оештыра. Чара Президент грантлары фонды ярдәме белән узачак.