В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар «Дом» экоүзәгендә кием-салым һәм башка әйберләр белән алмаша алачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
Ярминкәгә кием-салым, аяк киеме һәм сумкалар, савыт-саба, интерьер әйберләре, бижутерия, иҗат өчен товарлар, китаплар, чәчәкләр өчен төрү материаллары, уенчыклар, өстәл уеннары, техника, канцтоварлар һәм башка әйберләр алып килергә мөмкин. Артык калган барлык кием-салым «Беренче адым» хәйрия фондына җибәреләчәк.
Килүчеләр өчен «ЭкоЛогично», «ЭкоДвор» проекты мәйданчыгы да эшләячәк. «Лапа» хәйрия фонды терлек азыгы, хайваннар өчен япмалар, уенчыклар, муенсалар һ.б. кабул итәчәк.
2 нче апрельдә чарага килә алмаучылар үз әйберләрен сишәмбедән шимбәгә кадәр 8:00 дән 20:00 гә чаклы Җиңү проспекты, 71г адресы буенча «Дом» экоүзәгенә алып килә ала.
Чара 12:00 дән 17:00 гә кадәр үткәрелә, дип хәбәр итә оештыручылар – Казанның Шәһәр балалар экология-биология үзәге.