Анда Казанның 11-нче номерлы мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль). Бүген Горки-Әмәт урманында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Чаңгыларда сәламәтлек көне» акциясенең чираттагы этабы узды. Анда Казанның ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар укый торган 11-нче номерлы мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр катнашты.
Акция бөтен кышкы чорда үткәрелә. Чаңгыда шуган вакытта акциядә катнашучыларны профессиональ спортчылар озата бара. Чаңгыларны дөрес киергә өйрәтәләр, «тимераякта йөрү» буенча мастер-класслар бирәләр, классик стильдә шуганда еш очрый торган хаталарны төзәтәләр.
«Кайбер балалар чаңгыга үз тормышларында беренче тапкыр басалар, шуңа күрә бу мизгелдә профессионалларның ярдәме баланың спортның бу төре белән кызыксынуын югалтмасын өчен бик мөһим», – дип сөйли ТР Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе спортчысы Илвар Мингалиев.
Балалар өчен бу акция - чаңгыга басу гына түгел, ә чын кышкы урманда булу мөмкинлеге дә. «Мин инде икенче ел бу акциядә катнашам, миңа урман һавасын сулау ошый. Мин колакчыннарда берәр музыканы кабызам һәм күңелем белән тынычланам, малайлар артыннан өлгерергә омтылмыйм, миңа акрын бару һәм мизгелдән ләззәт алу ошый», - дип сөйләде Казанның 11-нче номерлы мәктәп-интернатында тәрбияләнүче Илсөяр Хәкимова.
Акция кыш дәвамында үткәрелә һәм гомуми ярыш көне белән тәмамлана. Быел ярышларның финал көне март уртасына планлаштырылган, аны уздыру һава шартларына бәйле булачак, дип хәбәр иттеләр Казанның Совет районы администрациясе матбугат хезмәтендә.