В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алардан көн саен 10:00 дән 21:00 гә кадәр файдаланырга мөмкин.
Фото: «Игелекле Казан» АКБО
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче август). Горки-Әмәт урманында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен велотренажер барлыкка килде. Анда 7-16 яшьлек казанлылар көн саен 10:00 дән 21:00 гә кадәр бушлай шөгыльләнә ала.
Велотренажер сатып алу өчен сертификат сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар өчен «Наперегонки со счастьем» велоузышын ачу тантанасында тапшырылды, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы. Сертификатны Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары Айсылу Хәмзина тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, Казан паркларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бушлай велосипед прокаты оештырылды. Җиһазландырылган транспорттан шулай ук 10:00 дән 21:00 гә кадәр бала сәламәтлеге үзенчәлекләрен раслаучы белешмә булган очракта да файдаланырга мөмкин.
Велосипедлар шәһәрнең берничә җәмәгать киңлегендә бар:
Горки-Әмәт урманында;
Җиңү паркында (белешмәләр өчен телефон: +7 (904) 763-18-12);
Химиклар мәдәният йорты янындагы «Сосновая роща» паркында (белешмәләр өчен телефон: +7(843) 297-72-73);
Урицкий исемендәге паркта (белешмәләр өчен телефон: +7(953) 495-65-86);
«Крылья Советов» паркында (белешмәләр өчен телефон: +7(937)004-75-39).