В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Cube контейнер үзәгендә яңа креатив киңлек – artCUBE иҗат студиясе ачылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май). Горки-Әмәт урманындагы Cube контейнер үзәгендә яңа креатив киңлек – artCUBE иҗат студиясе ачылды. Яңа мәйданчыкта даими рәвештә авторлык мастер-класслары һәм арт-тирәлекнең күренекле вәкилләре өчен актуаль иҗади һөнәрләр турында лекцияләр узачак.
ArtCUBE студиясендә беренче дәрес инде бүген үк узачак. Студиягә нигез салучы, рәссам һәм график дизайнер Айгөл Гыйльметдинова «Трафарет плакат» дигән бушлай мастер-класс үткәрәчәк. Чара 17.00 сәгатьтә башлана. Урыннар саны чикләнгән, иҗат студиясенең Instagram сәхифәсендә алдан теркәлергә мөмкин, дип хәбәр итә оештыручылар.