Шунда ук йорт хайваннарын тәрбияләү һәм карау мәсьәләләре буенча консультация узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы июнь). 8 нче июнь көнне Казан халкына Горки-Әмәт урманында йорт хайваннарын тәрбияләү һәм карау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр. Шуннан соң этләрне йөртү өчен мәйданчыкны үстерү турында ачык фикер алышу булачак.
Чара казанлыларга дүрт аяклы дусларны карау буенча консультацияләр бирүдән башлана. Халык сорауларына 2 нче класслы коткаручы, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан эзләү-коткару отряды кинологы, 2021 елда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының иң яхшы коткаручы-кинологы булган Святослав Яковлев җавап бирәчәк. Консультация 19:00 сәгатьтә башлана, очрашу урыны – этләрне йөртү мәйданчыгы, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Шуннан соң халык Горки-Әмәт урманында урнашкан этләрне йөртү өчен мәйданчыкны үстерү турында фикер алышуга күчәчәк. Дискуссияне «СобакинГород» мохитенең pet-friendly проектын булдыру авторы Артем Гебелев үткәрәчәк. Спикер белән берлектә катнашучылар мондый очрашуларга тагын нинди кунакларны чакырырга мөмкин, үз инициативаларын мөстәкыйль гамәлгә ашыра башлау өчен Горки-Әмәт урманында этләр бергәлеге өчен нинди чаралар үткәрергә кирәклеге турында фикер алышачаклар. Фикер алышу 20:30 да башлана, очрашу урыны – Cube контейнер үзәге амфитеатры.