В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада – ярминкә, лекцияләр, маркет-плейслар күргәзмәсе һәм башка чаралар.
Фото: Марат Мугинов
Фестивальнең беренче көнендә «Дом» экоүзәгендә эшлекле өлеш – бизнес-бергәлек һәм хакимият органнары вәкилләре катнашында үз-үзләрен тәэмин итүчеләр форумы уздыру планлаштырыла.
Стратегик сессия кысаларындагы форумда проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла. Мәсәлән, төп темалар арасында – ярдәм итү чаралары, электрон сәүдә мәйданчыкларында эшләү, кредит оешмалары һәм контроль-күзәтчелек органнары белән үзара эш итү, үзмәшгульләр эшчәнлегенең норматив-хокукый чикләнүе. Ютуб-каналда стратегик сессияләрнең онлайн-трансляциясе оештырылачак. CUBE иҗади киңлеге янындагы мәйданчыкта үзмәшгульләр продукциясенең ике көнлек ярминкәсе көтелә.
Фестиваль кысаларында лекторийләр һәм туториаллар, үзмәшгульләр белән эшләргә әзер популяр маркет-плейслар күргәзмәсе узачак.
Шулай ук уңышлы кейсларны тәкъдир итү, бизнесны теркәү буенча консультацияләр планлаштырылган. Үзмәшгульләр шәһәр Мэриясенең грант ярдәме конкурсында катнашу тәҗрибәсе белән уртаклаша алачак.
Татарстан территориясендә һөнәри керемгә салым кертелгәч, инде 26 меңнән артык казанлы рәсми рәвештә үзмәшгуль статусына ия булды.
Узган ел ике көн эчендә фестивальгә 7 мең артык кеше килде һәм 170-тән артык үзмәшгуль казанлыларга җәмәгать туклануы, күңел ачу өлкәсендә үз товарларын һәм хезмәтләрен тәкъдим итте һәм ике атналык продукция күләмен гамәлгә ашырды.