Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.09.2025, 09:31

107 нче гимназиядә «Шәһәр идарәсе» профильле беренче сыйныф ачылды

Унынчы сыйныф укучыларына шәһәр хуҗалыгы, урбанистика, шәһәрне планлаштыру һәм башка нәрсәләр турында сөйләячәкләр

Яңа Савин районының 107 нче гимназиясендә «Шәһәр идарәсе. Казан Командасы» профильле беренче сыйныф ачылды. 30 унынчы сыйныф укучысы кабатланмас белем бирү проектында катнашты, аны Казан мэриясе шәһәр белән идарә итү өчен кадрлар резервын булдыру стратегиясенең бер өлеше буларак гамәлгә ашыра.

Яңа сыйныфны 10 нчы сыйныф укучыларыннан төзеделәр. Программага эләгү өчен укучыларга әңгәмәләрнең ике этабын узарга кирәк иде. Проектта катнашучыларның берсе, Елизавета Газизова, Казан мэриясендә эшләү хыялын тормышка ашыру өчен конкурста катнашуын белдерде.

Гимназиядә дәресләр өчен аерым кабинет җиһазландырылган. Белем көнендә үткәрелгән кереш дәрестә укучылар сораунамә үттеләр: Казанда яраткан урыннары белән уртаклаштылар, бер елга максатлар куйдылар һәм «Әгәр мин мэр булсам...» дигән сорауга җавап бирергә тырыштылар. Ахырда аларга махсус значоклар — шәһәр командасында булу символы тапшырдылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, программа гадәти мәктәп әзерлеге кысаларыннан бик еракка чыга. Укучылар теорияне өйрәнеп, зур шәһәр белән идарә итүнең чын эш барышына чумачаклар.

Укытуның төп юнәлешләре:

шәһәр хуҗалыгы нигезләре: ТКХ, транспорт, төзекләндерү, экология;
урбанистика һәм шәһәр мохитен планлаштыру; социаль һәм икътисадый идарә: проектлар белән идарә итү һәм бюджет белән эшләү; Казан өчен гамәлдәге программаларны бәяләү һәм үз чишелешләрен тәкъдим итү белән аналитика һәм проект эшчәнлеге.

Проектлар белән идарә итүнең ничек баруы һәм шәһәр бюджеты белән эшнең ничек алып барылуы турында балалар социаль һәм икътисадый идарә дәресләрендә беләчәкләр. Унынчы сыйныф укучылары шулай ук аналитика һәм проект эшчәнлеген өйрәнәчәкләр: гамәлдәге шәһәр программаларын бәяләү буенча тикшеренүләр үткәрәчәкләр, шәһәрнең көнүзәк бурычларын хәл итү өчен үз проектларын тәкъдим итәчәкләр.

Дәресләрне гимназия укытучылары гына түгел, чакырылган белгечләр дә алып барачак. Алар арасында: мэриянең практик идарәчеләре, әйдәп баручы архитекторлар, икътисадчылар. Шулай ук укыту программасында шәһәр учреждениеләрендә күчмә дәресләр, дизайн-сессияләр һәм проект эшчәнлеге үткәрү планлаштырыла.

Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алеев сүзләренә караганда, шәһәр идарәсе өчен булачак кадрларны җәлеп итү мәктәп эскәмиясеннән үк башланып, һичшиксез практикага нигезләнүе бик мөһим. «Бер яктан, безгә балаларны зур хыяллар һәм Казан киләчәгенә үз өлешләрен кертү мөмкинлекләре белән рухландырырга кирәк. Икенче яктан, бу проект безнең өчен уен гына түгел, ә чын кадрлар коралы, шуңа күрә без балаларның мэрия эше турында дөрес күзаллаулары булуын телибез», – дип билгеләде Булат Алеев.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, профильле сыйныфлар Казан укучыларын һөнәри юнәлеш бирү өчен киң таралган практикага әверелде. Мисал өчен, шәһәрдә инде медицина, педагогика, архитектура класслары эшли. Аларның программасы укучыларның булачак эш бирүчеләре белән тыгыз хезмәттәшлектә формалаша, бу исә мәктәп белемен шәһәрнең социаль-икътисадый үсешенә тулысынча туры китерергә мөмкинлек бирә.
Барлык яңалыклар